Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Төзекләндерү дәвам итә

$
0
0
Төзекләндерү дәвам итә

 

Учреждение һәм оешмалар, авыл җирлекләре территорияләрен, беркетелгән участокларны, юл кырыйларын, урамнарны, зиратларны, урман посадкаларын һ.б. төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча игълан ителгән икеайлыкка айдан артык вакыт үтте.
Шушы вакыт эчендә төзекләндерү буенча байтак эшләр башкарылган, авылларыбыз чистарып, матурланып калды, күпчелек учреҗдениеләр тирәсендәге чәчәк түтәлләре күзләрне сөендерә, яңа гына буялган коймалар пәйда булды, зират өсләре, чүп ташлау (түгү) урыннары тәртипкә китерелде.
Шул ук вакытта районда үз оешмалары тирәсен һәм йорт тирәләрен җыештырмаучы ваемсыз учреждение җитәкчеләре һәм йорт хуҗалары да юк түгел. Андыйларга карата кисәтү ясала һәм таләпләрне үтәмәгән очракта эшләр район административ комиссиясе утырышларында карап тикшерелә.
Соңгы утырышта төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 9 эш каралды (РФ КоАП-ның 3.6 маддәсе 1 өлеше). Алар арасында Петропавел Бистәсендә яшәүче – 4 кеше, район үзәгеннән – 3 һәм Акъярдан – 2. Тәртип бозулар, нигездә, шунда, йорт янындагы территорияләр чүп-чардан арындырылмаган, ә Акъяр авылында яшәүче ике кеше чүпләрне тиешсез урынга ташлаган. 5 кешегә 2 мең сумнан 2 мең 500 сумга чаклы штраф салынды, калганнарына тәртипсезлекләрне бетерү өчен вакыт бирелде.
Берничә мәртәбә кисәтү ясалуга да карамастан, “Форсат“ ҖЧҖ күмәртәләп сату склады тирәсе дә тәртипкә китерелмәгән, элмә такта юк, коймалар буялмаган, склад тирәсендәге юлларга (чокырларга) ремонт ясалмаган. Билгеләнгән срокларда күрсәтмә таләпләрен үтәмәгән очракта, җитәкчесенә карата административ беркетмә төзеләчәк.
 
Ләйсән 
ИСМӘГЫЙЛОВА,
районның административ комиссия секретаре

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


“BAHAY KUBO HUGOT”


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.