Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Җиңү көне алдыннан өй туе

$
0
0

 

 
 
 
 
 
Җиңү көне алдыннан Петропавел Бистәсендә өй туе узды – төзүчеләр кыска гына вакыт эчендә балачактан инвалид сугышта катнашкан Александр Абрамовның кызына аерым йорт торгыздылар. Кызның әтисе Александр Федорович Абрамов Сашага 9 яшь чагында – 1943 елның февраль аенда фронтта һәлак була.
Александра Абрамова яшәгән йорт янәшәсендә 5 ай эчендә матур, уңайлыклары булган йорт калкып чыкты һәм менә 7 май көнне өй туе узды. 84 яшьлек Александра Александровнаның яңа өе янына (аны бар да яратып Шура әби дип йөртә) авылдашлары җыелган иде, Түбән Камадан туганнары да кайткан, мәктәп укучылары шул хөрмәткә концерт әзерләгәннәр.
Александра Абрамованы яңа өе белән котлап, авыл җирлеге башлыгы Светлана Дворецкая аның язмышы авыр булуын, сукыр ятимә кызга бала карарга, өй эшләре башкарырга туры килүен сөйләп үтте. Тик ул башкаларга йөк булырга өйрәнмәгән, үзен сыендырган гаиләдә хуҗалык эшләрендә булышкан, тиенләп акчасын җыеп барган, гомере буена үз йорты хакында хыялланган. Хуҗалар үлгәч, ул бу йортны сатып алган, тик ул инде тузган. Хәзер менә кирпечтән салган яңа өйгә күченә, яңа өйдә бөтен уңайлыклар да бар. Соңгы 4 ел эчендә 11 ветеран гаиләсе федераль программа буенча яңа өйле булды. 
-Районда 160тан артык ветеранның торак алуы сөенечле хәл, -  дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Вячеслав Козлов. -Бу дәүләтнең үз ветераннарын, толларын хөрмәт итүе. Кызганычка каршы, соңгы араларда кайбер Көнбатыш илләре Бөек Җиңүдә безнең илнең ролен каралтып, кимсетеп күрсәтергә тырышалар, тик безгә һәлак булганнарны онытмаска, аларның каберләрен, һәйкәлләрен карап торырга, бүгенгесе көндә исән булган ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре турында кайгыртырга,  үсеп килүче буында патриотизм хисе тәрбияләргә кирәк.
Район башлыгы җыелган халыкны Җиңү көне белән котлады, төзүчеләргә оператив эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде, Александра Абрамовага ныклы сәламәтлек, яңа өйдә озын гомер теләде һәм аңа истәлекле бүләк тапшырды.
Үз чыгышында “Төзүче“ ҖЧҖ генераль директоры Хәлим Билданов район җитәкчеләренә төзүчеләргә ышаныч күрсәткәннәре, газчылар һәм электрикларга оператив хезмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде, йортка 3 елга гарантия вәгъдә итте, Шура түтигә яңа йортта озын гомер итүен теләде.
Өйле булу шатлыгыннан һәм гомуми игътибардан бераз кыенсынып калган Шура түти һәммәсенә шундый матур өй (“аның матур икәнлеген тоям“, диде) төзеп биргәннәре, аны кайгыртканнары өчен рәхмәт белдерде, ал тасманы кискәч, кунакларны һәм авылдашларын чәй эчәргә чакырды.
 
   Азат МУСИН
 

 


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


“BAHAY KUBO HUGOT”


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.