Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

ЗАГС бүлеге статистикасы

$
0
0
ЗАГС бүлеге статистикасы

 

2012 ел­да Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­да 145 ба­ла ту­ды (2011 ел­га ка­ра­та 21гә күб­рәк): 72 – ма­лай, 73 – кыз ба­ла.

Са­бый­лар­ның иң кү­бе Крас­ный Ок­тябрь авыл җир­ле­ге­нә ту­ры ки­лә, ул 3 тап­кыр ди­яр­лек арт­ты (6дан 16 га). Пет­ро­па­вел, Ле­ни­но, Че­ре­му­хо­во авыл җир­лек­лә­рен­дә уз­ган ел­га ка­ра­ган­да 2-3 ба­ла­га күб­рәк ту­ган. Ак­бү­ре, Ар­хан­гел, Ека­те­ри­на, Бу­ре­вест­ник авыл җир­лек­лә­рен­дә туу­чы­лар са­ны элек­ке дә­рә­җә­дә: һәр АҖ дә 2-3 әр ба­ла. Әдәм­сә, Ча­бак­сар, Шах­май­да туу­чы­лар са­ны ки­ме­де (5 һәм 11).

Ту­ган са­бый­лар­ның 59ы – га­и­лә­дә бе­рен­че ба­ла (40,7%), 45есе – икен­че (31%), 28есе – өчен­че (19,3%), 13есе – дүр­тен­че һәм күб­рәк (9%). Тер­кәл­гән ба­ла­лар­ның го­му­ми са­нын­нан 33% ту­лы бул­ма­ган га­и­лә­ләр­дә ту­ган ба­ла­лар.

Әти-әни­ләр үз­лә­ре­нең ба­ла­ла­ры­на куш­кан иң по­пу­ляр исем­нәр: Мак­сим, Ти­мур, Әмир, Анас­та­сия, Са­ми­ра, Али­нә. 66 пар га­и­лә кор­ган (2011 ел­да – 70). Авыл җир­лек­лә­рен­дә ни­ках­ның иң кү­бе Шах­май АҖ дә (7 пар) һәм ра­йон үзә­ген­дә (48) тер­кәл­гән. Ека­те­ри­на, Әдәм­сә АҖә өй­лә­не­шү­че­ләр бул­ма­ган, кал­ган авыл җир­лек­лә­рен­дә – 1 яки 2 пар гы­на.

Өй­лә­не­шү­че­ләр­нең яше – 18дән 24 яшь­кә ка­дәр­ле­ләр. 1 гыйн­вар­дан ни­ках­ны тер­кәү­гә га­ри­за би­рү­не элект­рон юл бе­лән баш­ка­ру хез­мә­те кер­тел­де, ел бу­е­на яңа өй­лә­не­шү­че­ләр­нең 94%ы шу­шы хез­мәт­тән фай­да­лан­ды.

Ни­ках­ны өзү ту­рын­да 31 акт тер­кәл­де, бу үт­кән ел­га ка­ра­ган­да 6 га ким­рәк. Шах­май һәм Крас­ный Ок­тябрь АҖә ае­ры­лы­шу­чы­лар са­ны күб­рәк (3шәр). Ра­йон үзә­ген­дә – 15. Бу­ре­вест­ник, Ар­хан­гел, Зи­рек­ле, Ча­бак­сар, Че­ре­му­хо­во АҖә ае­ры­лы­шу­чы­лар бул­ма­ды.

Ата­лык­ны бил­ге­ләү ту­рын­да 28 акт тө­зел­де (2011 ел­да – 26). 230 ке­ше үл­гән (2011 ел­да – 220), шу­лар­ның 123-се ир-ат­лар (53,5%), 107се ха­тын-кыз­лар (46,5%). Ир-ат­лар үле­ме­нең мак­си­маль са­ны 40 яшь­тән алып 79 яшь­кә­чә чор­га ту­ры ки­лә, ха­тын-кыз­лар ара­сын­да – 75 яшь­тән өл­кән­рәк­ләр. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, ир-ат­лар­ның 50%ы (60 ке­ше) 60 яшь­кә ка­дәр дә яши ал­ма­ган, ха­тын-кыз­лар ара­сын­да әле­ге күр­сәт­кеч 8,4 %-ка ти­гез.

2012 ел­да  ЗАГС ор­ган­на­ры та­ра­фын­нан күр­сә­те­лә тор­ган ба­ла туу, үлем-ки­тем­не тер­кәү, ка­бат­тан та­нык­лык­лар һәм бе­леш­мә­ләр би­рү һ.б. хез­мәт­ләр­не элект­рон юл бе­лән баш­ка­ру мөм­кин­че­ле­ге бул­ды­рыл­ды. Ра­йон­ның ЗАГС бү­ле­ге та­ра­фын­нан 2012 ел­ның сен­тяб­рен­нән әле­ге хез­мәт­ләр 36 тап­кыр күр­сә­тел­де.

Граж­дан­лык то­ры­шы акт­ла­рын тер­кәү­нең го­му­ми са­ны – 501 (2011 ел­да – 469). ЗАГС бү­ле­ге эш­чән­ле­ген­дә оеш­ма­лар­дан би­рел­гән зап­рос­лар­ны һәм граж­дан­нар­ның мө­рә­җә­гать­лә­рен үтәү (баш­ка­ру) төп юнә­леш­ләр­нең бер­се бу­лып то­ра. ЗАГС бү­ле­ге­нең ар­хив фон­ды­на иң күп мө­рә­җә­гать итү­че­ләр бу­лып дәү­ләт влас­те һәм ида­рә­се ор­ган­на­ры, са­лым хез­мә­те, Пен­сия фон­ды, ФСБ ор­ган­на­ры то­ра. Зап­рос­лар­ның шак­тый өле­шен граж­дан­лык то­ры­шы акт­ла­рын тер­кәү ту­рын­да ка­бат­тан та­нык­лык­лар би­рү бу­ен­ча граж­дан­нар­ның шәх­си га­ри­за­ла­ры тәш­кил итә. 2012 ел­да баш­ка­рыл­ган зап­рос­лар са­ны 405 бул­ган. Ба­ла туу һәм үлем­не рас­лау ту­рын­да 375 бе­леш­мә би­рел­де.

2012 ел­да Яңа Чиш­мә ЗАГС та граж­дан­лык хә­ле акт­ла­ры язу­ла­ры­ның 72%ы ЗАГС АИС сис­те­ма­сы­на кер­тел­де.

 

Алия МИР­ЪЯ­КУ­ПО­ВА,

ЗАГС бү­ле­ге мө­ди­ре


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


“BAHAY KUBO HUGOT”


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.