Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Техник караулар бара

$
0
0
Техник караулар бара

 

28 мартта “Кулон“ Агрофирмасы“ ҖЧҖ-дә үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына дәүләт техник каравы үткәрелде.
Техник карау агрофирманың өч бүлекчәсендә: Красный Октябрь поселогында, Черемухово Бистәсендә һәм Чистай районының Кызыл Ялан авылларында узды. Техник карауга 41 берәмлек техника куелган иде.
Карау барышында тиешле категорияләре белән тракторчы-машинист таныклыгы, машинаны теркәү турында таныклык, ОСАГО иминият полисы, медицина аптечкасы, утсүндергеч һәм үзйөрешле машиналарның һәм трактор тагылмаларының техник торышы тикшерелде.
Төп игътибар тракторларның двигательләрен кабызып җибәргәндә блоклауга каршы җайланмага юнәлдерелде. Руль белән идарә итүне люфтомер белән тикшердек. Шулай ук тормоз системасын, стоп-сигналның яктырткыч приборларын, борылыш күрсәткечләрен, габаритын яктырткычларны да тикшердек.
Быелдан башлап машиналар куркынычсызлык таләпләренә  тулысынча туры килгән очракта “талон-допуск“ урынына техник карау үтү турында таныклык бирелә башлаячак. 20 апрельгә чаклы агропромышленность комплексында график буенча барлык фермер хуҗалыклары һәм юридик затлар тракторларга һәм тагылма инвентарьларга дәүләт техник каравы үткәртеп, Яңа Чишмә районы Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясендә техник карау үтү турында таныклык алырга тиешләр.
Физик затлар өчен техник карау 5 майдан 23-енә чаклы һәр торак пунктта АҖ башкарма комитеты бинасы янында узачак. Техник карау графиклары авыл җирлекләре башлыкларына биреләчәк. Теркәлмәгән, техник карау үтү турында таныклыгы булмаган үзйөрешле машиналар һәм тагылмалардан файдалану, тракторчы-машинисты таныклыгы, ОСАГО полисы булмый торып идарә итү административ хокук бозу турында ЮХИДИ хезмәткәрләре, полиция участковыйлары, Дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары тарафыннан төзелгән штрафка тарттырылачак.
 
Самат ВӘЛИУЛЛИН,
районның Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге 
начальнигы

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


“BAHAY KUBO HUGOT”


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.