
- “Сәмум“ кораблендә хезмәт үтүче 12 якташыбызның барысы да тәртиптә, хезмәтләре тыныч һәм штат режимында уза, - дип сөйләде безнең белән әңгәмә барышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк.
Ике көн элек ул Кара диңгез флотының штаб вәкиле Дмитрий Дыскин белән (“Сәмум“ның элеккеге командиры) телефоннан сөйләшкән һәм ул флотта хәлләр торышы тыныч, шәхси составка бернинди дә куркыныч янамый, дигән.
- Якын көннәрдә корабль экипажы белән Скайп аша видеоэлемтә булачак, анда егетләребезнең әти-әниләре дә чакырылачак, - дип ышандырды Валентина Семеняк.