Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

“Мин полициягә китәр идем. Мине өйрәтсеннәр генә“

$
0
0

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
22 февраль – җинаять корбаннарын яклау көне, Яңа Чишмә полиция бүлекчәсендә бу көнне полиция эше белән кызыксынган гражданнар өчен ачык ишекләр көне булды. Бу көнне мәктәп укучылары активлык күрсәттеләр.
Полиция бүлекчәсе бусагасын атлап кергән балалар шактый сорау яудырдылар. Әле ярый аларның сорауларына җавап бирерлек кешеләр булды. Танышу кизү тору частендә башланды: өлкән инспектор Рәис Хисмәтуллин, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Әлфия Гайфетдинова, эксперт-криминалист Сергей Россинский, полиция бүлекчәсе начальнигы Нур Сафиуллин балаларны кабул итте.
Балаларны нык кызыксындырган сорау корал һәм махсус киемнәр булгандыр: алар һәрнәрсәне җентекләп карадылар, кулларына алып та, авыр бронежилетларны, шлемнарны киеп тә карадылар, карашлары кара кысага алынган портретка төшкәч, бар да тын калды. Игълан ителмәгән тынлыкны шыпырт кына: “Ул ничек һәлак булды соң?“ - дигән сорау өзде.
Аннан укучылар эксперт-криминалистның эше белән таныштылар, үзләренең бармак эзләрен дә калдырырга теләделәр. Биредә дә сораулар күп бирелде, Сергей Россинский исә аларны җавапсыз калдырмады. Укучылар канатланып актлар залына үтте. Биредәге бүлекчәнең бүләкләре белән бизәлгән стенд та, башка күп нәрсәләр дә аларда зур кызыксыну уятты. Ә аннан соң барысының да полиция бүлекчәсе начальнигы кабинетында  буласылары килде. Нур Сафиуллин егетләргә каршы килмәде, аларны үзенә чакырды.
-Сез иң кызыксынучан кунаклар булдыгыз әле, - диде ул. -Кайсыгызның полиция хезмәткәре буласы килә соң? 16 кешенең 16 сы да кулларын күтәрде, шул исәптә кызлар да. Алар да, малайлар кебек үк, бик кыю һәм тәвәккәл булдылар: Сэру исемле хезмәт эте вольеры янына килергә беркем дә куркып калмады.
Сәгать ярым буена балалар һәр бүлмәдә булдылар һәм, әйтергә кирәк, китәргә дә ашыкмадылар: 
-Хәзер сезгә 12-13 шәр яшьме? - дип сорады Нур Сафиуллин, - димәк без сезне полиция хезмәткәрләре сыйфатында безнең бүлекләрдә бер ун елдан соң көтеп калачакбыз. Тик моның өчен сәламәт булу һәм яхшы уку кирәк булачак. Саубуллашканда ул аларга стенага элеп куела торган “Татарстан ЭЭМ“ календаре бүләк итте. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекциядән һәр бала бүләккә өчәр брошюра алды. Балалар моңа бик сөенде.
 
Лариса ФЕДОРОВА
 

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Girasoles para colorear


Oso hormiguero para colorear


Tagalog Love Quotes – Nagmamahal


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Long distances monthsary message tagalog


Re:Mutton Pies (lleechef)


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Tropa Quotes


INUMAN QUOTES


Best Love Life Quotes Collection


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Pokemon para colorear