
Бөтен республика халкы иң мөһим һәм шатлыклы вакыйганы – Казанда узачак Универсиада – 2013-не көтеп яши. Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбендәге сынлы сәнгать классында укучылар да читтә калмаска карар кылганнар һәм “Ура, безгә Универсиада килә!” дип аталган балалар рәсемнәре конкурсында катнашканнар. 31 гыйнварда әлеге конкурска йомгак ясалды.
Зур ватманнарда балалар яңа футбол стадионы, төрле спортчыларны, Универсиада–2013 спорты төрләренең стильле значокларын ясадылар. Һәм, әлбәттә инде, һәр җирдә спорт ярышлары символикасы: эмблема, логотип һәм бигрәк тә талисман – канатлы Юни кар юлбарысы баласы куелган иде. Яңа Чишмә гимназиясеннән Гүзәл Нуртдинова ясаган нәкъ менә шушы көлкеле Юни рәсеме жюри әгъзаларын беренче караштан ук җәлеп итеп, конкурста I урынны яулады. Яңа Чишмә мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Лиана Еронтьева үзенең рәсемендә Казан Универсиадасының девизын чагылдырган – тасма-серпантин белән урап куелган җир шары – “Универсиада – син тулы бер дөнья” дип атаган. Аның рәсеме II урынны яулады. Лиананың сыйныфташы Рамилә Якупова бик матур итеп фигурачы кызны, чаңгыда йөрүчене һәм хоккей уйнаучыны ясаган, ул III нче урында.
Яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева һәм “Бердәм Россия” партиясенең Яңа Чишмә бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Бикбова укучыларга катнашканнары өчен зур рәхмәт белдерделәр, Универсиада темасына викторина үткәрделәр һәм җиңүчеләргә бүләкләр - микрофонлы телефоннар (колакка куела торган) тапшырдылар. Башка укучылар: Мария Попкова (Яңа Чишмә урта мәктәбе), Диләрә Рамазанова һәм Камилә Сабировалар (Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе) кызыксындыргыч бүләкләргә ия булдылар. Кызларның барысы да Ләйсән Леонова (педагог) җитәкчелегендә БСМ-нең сынлы сәнгатьнең төрле сыйныфларында (1дән 4 нче сыйныфка чаклы) шөгыльләнәләр. Алар конкурска зур җаваплылык белән караганнар. Тиздән кызларның эшләрен хакимият бинасындагы яшьләр эшләре буенча бүлек стендында күрергә мөмкин булачак.
Рәсемдә: сулдан уңга Гүзәл Нуртдинова, Камилә Сабирова, Диләрә Рамазанова, Рамилә Якупова, Лиана Еронтьева, Мария Попкова
Ольга ИВАНОВА