
26 февральдә Яңа Чишмә муниципаль район Советы каршындагы иҗтимагый Советның чираттагы утырышы булып үтте. Утырышта оештыру мәсьәләсе каралды.
Район иҗтимагый Совет рәисе отчеты буенча фикер алышканнан соң, Советның 11 кешедән торган яңа составы сайланды. Мәшгульлек үзәге директоры Луиза Исхакова рәис булып сайланды.
Утырыш эшендә район башлыгы урынбасары Наилә Закирова катнашты һәм чыгыш ясады.