Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Кабат газ өчен түләү турында

$
0
0
Кабат газ өчен түләү турында

 

Яңа Чишмә газ хезмәте табигый газдан файдаланучы абонентлардан агымдагы айның 1 числосыннан 30 (31)енә чаклы кулланган газ өчен түләүләрен үтенә, шулай итмәгәндә, алдагы айда алар бурычлылар дип исәпләнәләр һәм газ өчен түләү буенча бурычлары язылган квитанцияләр алачаклар. 
Шунысын да онытырга ярамый, газ – ул товар, аны кулланган өчен агымдагы исәп-хисап чорында (чөнки вакытның бу арасы катгый исәпкә алына) үзвакытында түләргә кирәк, ә бер ай соңлап түгел. Әгәр дә абонент кулланган газ өчен түләү суммасына төзәтмәләр кертә икән, ул ай буена (1нән 31 енә кадәр) кулланачак газ күләмен мөстәкыйль рәвештә исәпләп чыгарырга тиеш була. Бу очракта сүз аванс түләүләре хакында түгел, ә барлык исәп-хисап чорында абонент тарафыннан кулланылган газ өчен түләү турында бара. Исегезгә төшерәбез, түләү турындагы квитанцияләрдә газ хезмәте тарафыннан уртача норматив буенча газ күләме язып куела. Ул һәр индивидуаль йорт буенча газның уртача еллык чыгымыннан чыгып компьютер программасы белән исәпләп чыгарыла. Соңгы араларда бик еш кына түбәндәге хәлләр күзәтелә. Ай башында газ өчен түләүгә квитанция алган абонент шул ук көнне (мәсәлән, айның 12 нче числосында) яисә аз гына соңрак санагычтагы күрсәткечне алып һәм шуңа туры китереп уртача норматив буенча куелган суммага төзәтмәләр кертеп, үзе алган күрсәткеч буенча түли. Ә ай дәвам итә, абонент газдан 30 (31)енә чаклы файдалана, ә газ өчен исәп-хисап айныкы-айга башкарыла, ә бер айга соңрак түгел. Абонент ялгыш башкача уйлап, үзеннән-үзе бурычлылар сафына күчә. Шуңа да, кем дә кем квитанциядә күрсәтелгән сумманы түләргә теләми икән, санагычтагы күрсәткечне я ай азагында алырга, яисә шәхсән үзе газның уртача тәүлеклек чыгымын санап, калган көннәр санына тапкырлап (безнең очракта бу 18 көн), барыбер ай азагына чаклы яначак газ өчен исәп-хисап ясарга тиеш. Кулланган газ өчен ай саен нәкъ менә шулай санап түләвегезне сорыйбыз.
Яңа Чишмә газ 
хезмәте

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


HOY PANGIT, MAGBAYAD KA!


Girasoles para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Mga Patama sa mga Nagmamahal the Best Tagalog love quotes for you


Top 10 Best Tagalog Friendship Quotes and Sayings | mrbolero


“BAHAY KUBO HUGOT”


RE: Mutton Pies (frankie241)


EASY COME, EASY GO


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Pokemon para colorear


Sapos para colorear


Maganda Quotes – tagalog Quotes – Inggit Quotes


“Tado” Jimenez Quotes Collections Online


5 Tagalog Relationship Rules


Hugot Lines 2020 Patama : ML Edition


Re:Mutton Pies (lleechef)


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.