Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Вячеслав Козлов:

$
0
0
Вячеслав Козлов:

 

Үткән пәнҗешәмбе көнне авыл җирлекләре башлыклары, районның структуралы бүлекчә җитәкчеләре катнашында 2014 елның гыйнвары өчен финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча чираттагы киңәшмә булып үтте. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Киңәшмә башланганчы Яңа Чишмә районы территориясендә санлы телевидение презентациясе булды, Рәсәй теле-радио челтәрләренең ТРдагы филиалы директоры Владимир Якимов АҖ башлыклары алдында чыгыш ясады.
Вячеслав Козлов киңәшмәне иң мөһим мәсьәләдән – мәктәп тәмамлаучы укучылар вуз һәм техникумнарда белем алганнан соң районга эшкә кайтсыннар өчен мәктәп укучылары арасында даими төстә һөнәри юнәлеш буенча эш алып бару кирәклеге турында башлады. Актуаль булган икенче мәсьәлә – ШЯХ кредитлары. Безнең район буенча 100 хуҗалыкка 30 кредит алынган.
-Бу бик түбән күрсәткеч, кайбер районнарда 100 йортка 80 кредит туры килә, менә нәрсәгә омтылырга кирәк, - диде район башлыгы.
Район порталында кайбер АҖләрнең начар эшләвенә дә кагылып үттеләр (яңалыклар аз урнаштырыла).
Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина быелгысы елның гыйнварында авыл җирлекләре бюджетының үтәлеше турындагы доклад белән чыгыш ясады. Район бюджеты буенча үзкеремнәр планы беренче ай өчен - 9,4%ка, авыл җирлеге бюджетлары буенча 6%ка үтәлгән. Ул НДФЛ, җир салымнары, милек  салымнары буенча булган недоимкалар буенча эшләр торышы хакында сөйләде, АҖ бюджетының чыгымнар өлешен, кредитор һәм дебитор бурычларының торышын саннар белән аңлатты.
Мәдәният бүлеге начальнигы Татьяна Маланчева 2013 елда һәм 2014 елның гыйнварында мәдәният бүлегенең финанс эшчәнлеге (бигрәк тә өстәмә керемнәр буенча бурычларның үтәлеше) турында отчет тотты, БЯСМ буенча шундый ук информация белән аның директоры Татьяна Кумпан чыгыш ясады. Алар шулай ук ведомствога караган учреждениеләрдә аренда түләүләре торышы һәм коммуналь хезмәтләргә түләүләр турында да җиткерделәр.
- Алга таба мондый отчетларны башкарма комитетта имзаланган контрактка анализ ясаудан башларга кирәк, - дип район башлыгы барысына да кисәтү ясады.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Гордеева авыл җирлекләре балансында булган фатирларны хосусыйлаштыру, муниципаль милекне сату, ачыкланган хуҗасыз милекне, “РИТЭК“ ААҖ гранты буенча алынган җиһазларны баланска кую һәм башка мәсьәләләр буенча информация белән чыгыш ясады.
Грантлар буенча сатып алынган җиһазларга килгәндә, Вячеслав Козлов: 
- Акчаны белеп, файда китерә торган җиргә тотарга кирәк, - диде.
Алга таба Красный Октябрь АҖ башлыгы Светлана Ерохина һәм Тубылгы Тау АҖ башлыгы Фәрит Фәттаховларның информацияләрен җентекләп тикшерделәр. АҖ башлыклары кабул ителгән “Үз авыл җирлеге үсешендә “Юл картасы“ның үтәлеше буенча (2014 елның гыйнвары өчен) чыгыш ясадылар.
Вячеслав Козлов һәр киңәшмәдә “Юл картасы“ буенча АҖ башлыкларының 2-3 отчеты тыңланачак, дип билгеләп үтте. Соңыннан кабат ТКХ буенча бурычларны җыю проблемасы күтәрелде, бу мәсьәлә бик җитди тора, чөнки җыемнар республика буенча иң түбән урыннарның берсен били.
 
Ольга ИВАНОВА

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.


UPDATE SC IDOL: TWO BECOME ONE


KASAMBAHAY BILL IN THE HOUSE


Girasoles para colorear


Presence Quotes – Positive Quotes


EASY COME, EASY GO


Love with Heart Breaking Quotes


Re:Mutton Pies (lleechef)


Ka longiing longsem kaba skhem bad kaba khlain ka pynlong kein ia ka...


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


FORTUITOUS EVENT


Pokemon para colorear


Sapos para colorear


Smile Quotes


Letting Go Quotes


Love Song lyrics that marks your Heart


RE: Mutton Pies (frankie241)


Hato lada ym dei namar ka jingpyrshah jong U JJM Nichols Roy (Bah Joy) ngin...


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes