Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Чаңгы бәйрәме кәефләрне күтәрде

$
0
0
Чаңгы бәйрәме кәефләрне күтәрде

 

15 февраль көнне район үзәгендә Сочида узучы Олимпиадага багышлап массакүләм ярышлар уздырылды.
Зәмһәрир суыклар аркасында ярышлар 2 тапкыр кичектерелде, ниһаять, шимбә көнне сәламәт тормыш рәвеше алып баручылар чаңгыга бастылар. Чаңгыда узышучылар арасында кечерәк балалар да, 5-8 сыйныф, югары сыйныф укучылары, 118 нче ҺУ студентлары, үз җитәкчеләре белән район үзәге оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр дә бар иде.
Ир-егетләр өчен 2 км-лы дистанция каралган булса, хатын-кызларга бу ара икеләтә ким иде. Кечкенәләр 300 метрлы дистанциядә узыштылар. Стартлар бик күңелле барды. 4 узышны да кар автомобиле озата йөрде, ул дистанциягә барып җитә алмаучыларга ярдәмгә килергә әзер иде, тик андыйлар булмады. Ирешелгән уңышлар да шактый булды. Шулай итеп, иң-иңнәренең исемнәрен атыйбыз. “Малайлар арасында иң беренче“ - Анатолий Зиновьев, “Ир-атлар арасында иң беренче“ - Руслан Вавилов, “Иң яшь катнашучы“ - Кәрим Хираҗев, “Иң өлкән катнашучы“ - Николай Гусаров, “Иң актив оешма“  - Мәшгульлек үзәге, “Иң актив гаилә“ - Хираҗевлар һәм Фәсхетдиновлар гаиләләре, “Малайлар арасында җиңүгә омтылыш“ -   Рәдис Шәйхерисламов, “Ир-атлар арасында җиңүгә омтылыш“ - Виктор Мякишев, “Кыз балалар арасында иң беренче“ - Полина Любимова, “Хатын-кызлар арасында иң беренче“ - Лилия Нургатина, “Иң яшь катнашучы кыз “ - Элеонора Федорова, “Иң өлкән катнашучы хатын-кыз“ - Ольга Мингалиева, “Хатын-кызлар арасында җиңүгә омтылыш“ - Наталья Закройщикова.
Кышкы спорт бәйрәме бик шәп булды, чарага килеп, шушы ярышта катнашучылар үзләренә көч-куәт, яхшы кәеф алдылар, исәнлекләрен арттырдылар.
 
Ольга ИВАНОВА
 
 
 

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824