
Яңа Чишмә районының социаль-икътисадый үсешенә саллы өлеш керткәне өчен Ленино авылыннан шәхси эшмәкәр Арбузова Людмила Александровна Татарстан министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
12 февральдә булып үткән Яңа Чишмә муниципаль район Советының йомгаклау утырышында әлеге бүләкне аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Алексей Песошин тапшырды.
Азат Мусин фотосы