Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Салкын безне куркытмый

$
0
0
Салкын безне куркытмый

 

Кырык градуслы салкыннар булуга да карамастан, 30 гыйнварда Чаллы Башы авылының “Талир тәңкә“ һәм Тубылгы Таудагы “Ак калфак“ фольклор ансамбльләре (АМЙ директорлары Илсөяр Дәүләтшина һәм Айгөл Вафина җитәкчелегендә) Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда чираттагы кунаклар булдылар.
Ике коллектив та, Яңа Чишмә район  данын яклап, 2013 ел ахырында һәм 2014 ел гыйнварында ТНВ каналында “Аулак өй“ тапшыруында катнашты. Ә “Ак калфак“ ансамбленнән Рәйсә Ибраһим кызы Хәлилова  “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы“ республика конкурсының зона сайлап алу турында “Өченче яшь героинясы“ номинациясендә җиңүче булды.
Аны чын күңелдән котлап, музей коллективы ансамбльдәге һәр кешегә “Хәтер тамчылары“ дип аталган 4 нче бәетләр китабын, ә АМЙ директорларына - “Алар җиңү алып кайттылар“ китабын тапшырды.
Ансамбльдә катнашучыларга карап туймассың: “Ак калфак“ның киемнәре алсу-кызыл төстә, ә “Талир тәңкә“неке яшел төстә, татар орнаменты белән чигелгән, бик матур алъяпкычлар һәм күз явын алырлык яулыклар иде. Әлеге киемнәре белән алар теләсә кайсы сәхнәдә чыгыш ясарга хаклылар.
Фикерләр һәм тәкъдимнәр китабында Вәсилә Юртаева язып үткәнчә, ансамбльдә катнашучылар “бик тә үзенчәлекле шәхесләр, җырга-моңга осталар. Чәй табыны артында тормышлары, иҗатлары турында сөйләделәр, гармунга кушылып җырладылар, биеделәр. Бу очрашуны тиз генә онытмабыз“. Кунаклар үзләренең шигырьләрен, көлкеле әсәрләрен укыдылар.
Очрашуда шунысы күзгә ташланды: әлеге ике коллектив бер гаилә, тулы бер звено кебек иде, бу бит бик сирәк күренеш!
Миңа калса, аларның зур уңышларга ирешүе дә менә шуннан гыйбарәт.
 
Мидхәт ГАЗЫЙМОВ,
музей директоры

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.


UPDATE SC IDOL: TWO BECOME ONE


KASAMBAHAY BILL IN THE HOUSE


Girasoles para colorear


Presence Quotes – Positive Quotes


EASY COME, EASY GO


Love with Heart Breaking Quotes


Re:Mutton Pies (lleechef)


Ka longiing longsem kaba skhem bad kaba khlain ka pynlong kein ia ka...


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


FORTUITOUS EVENT


Pokemon para colorear


Sapos para colorear


Smile Quotes


Letting Go Quotes


Love Song lyrics that marks your Heart


RE: Mutton Pies (frankie241)


Hato lada ym dei namar ka jingpyrshah jong U JJM Nichols Roy (Bah Joy) ngin...


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes