Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Кабат демография турында

$
0
0
Кабат демография турында

 

Узган ел Яңа Чишмә РҮХ-дә 72 малай һәм 73 кыз бала дөньяга килгән, 1000 кешегә исәпләгәндә бу сан 10,5 (республикада – 15) тәшкил итә.
 Районнан читтә булган бала тудыру йортларында тагын 71 яңачишмәле туган. Шулай итеп, туучы сабыйлар саны 216 га җиткән. Ана капиталы программасы нәтиҗәле чара булды, гаиләләр ишәя бара: гаиләләрдә туган беренче бала 30% булса, икенчеләре 41% тәшкил итә, өченчеләр – 16%, дүртенчеләр - 13%. 43 бала (29,5%) тулы булмаган гаиләләрдә туган.
Узган елда 58 пар никахларын рәсмиләштергән, шуның 13-се милләтара никах, 1 пар балигъ булганчы өйләнешкән. 1000 кешегә исәпләгәндә никахлашу акты 4,2 тәшкил итә (республикада – 7,5). Тик яңачишмәлеләр районнан читтә дә теркәләләр. Андыйлар – 90 пар. Нәтиҗәдә барлыгы 148 яңа гаилә туган. Гаризаларның 97 проценттан артыграгы дәүләт пошлинасы түләп Дәүләт хезмәтләре Порталы (on-line) аша бирелә.
37 пар аерылышкан, 2012 елдан бирле аерылышучылар саны арткан (19%ка). Бу соңгы елларның гомуми тенденциясе. Районнан читтә аерылышучылар юк. 1000 кешегә 2,7 акт (республикада – 4,1) туры килә. 2013 елда 147 ир-ат һәм 93  хатын-кыз (барлыгы 240 кеше) вафат булган, 1000 кешегә 17,3 акт туры килә. Республикада бу күрсәткеч – 12,2, районнарда – 13,5. Районнарда үлем-китемнең 0,4%ка кимүе күзәтелә.

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


Pokemon para colorear


Gwapo Quotes : Babaero Quotes


Love Quotes Tagalog


Two timer Sad tagalog Love quotes


Inggit Quotes and Kabit Quotes – Tagalog Patama Quotes


5 Uri ng Pambobola


Best Love Life Quotes Collection


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.


RE: Mutton Pies (frankie241)


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Ligaw Quotes – Courting Quotes – Sweet Tagalog Quotes


INUMAN QUOTES


Hugot Lines 2020 Patama : ML Edition


Re:Mutton Pies (lleechef)


EASY COME, EASY GO


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE