.gif)
25 гыйнварда Черемухово авыл Мәдәният йортында кышкы бәйрәмнәрдә багышланган һәм Татьяна көне уңаеннан хәйрия концерты булып үткән.
Концертта “Селяночка“ ветераннар хоры, Яңа Чишмә чиркәвендәге якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр һәм “Рябинушка“ фольклор төркеме катнашкан.
Җирле чиркәү башлыгы Илья атакай катнашучыларга рәхмәт һәм үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать иткән, шулай ук авыл яшьләрен Чистайдан килгән студентлар да котлаган.