Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Картлык та шатлык, яшьлек тә хәсрәт түгел

$
0
0

 

 
 
 
 
 
Быел 27 гыйнварда Черемухово Бистәсендә яшәүче Горбунова Нина Михайловнага 95 яшь тулган. Үзенең озак яшәү серен Нина әби үзе дә белми, ул безгә бары ялгыз хатынның авыр язмыш сынауларын ничек узганын гына сөйләде.
Әби күпне күргән: ач- ялангач балачагы, колхозда авыр хезмәт, 2 айлык кызын югалту, фронттан ике абыйсының һәм иренең үлгән хәбәрен алу, аякларын туңдыру (кышын чабата җылытмый), бер ел хастаханәдә яту – бар да Нина Михайловна башыннан үткән. Ялгызлык, кайгы-хәсрәт, ямансулау һәм эш, эш, эш. - Кайнанам белән кайнатам вафат булгач, үземнең әти-әнием янына күчендем, сеңелем кияүгә чыкты да ирен йортка кертте, шулай итеп минем әти-әни йортында кирәгем калмады, - дип сөйли Нина әби. Кая барырга? Үземә кечерәк кенә өй сатып алыргамы? Хәерчегә җил каршы дигәндәй, аякларымны дәвалап йөргән арада, авыл кәҗәләре  бүрәнә арасындагы саламны, чүбекне йолкып бетергәннәр булып чыкты. Балчык белән сыларга туры килде, тик өй барыбер салкын булды, мич кенә коткара иде. Шул чакта ярдәмгә бик мохтаҗ идем. Күпләр шулай интекте, кешегә ярдәм итәрлек хәлдә түгел иделәр. Ничек ярдәм итсеннәр, сугыш барын да җимереп бетерде бит, - дип сукранды Нина Михайловна.
-Тик мин төшенкелеккә бирелмәдем. Барын да хезмәт җиңүен белә идем. Барына да түздем. Вакыт узу белән яңа өй өлгерттем, анда инде күпме  гомер иттем, бернәрсәне генә кызганам, баламны саклап кала алмадым. Картлыгымда кызым шатлыгым булган булыр иде, югыйсә. Уңайлыклары булган яңа өйдә Нина Михайловна янында әле бер, әле икенче туганы (туганнан туган кызлар) яши. Алар үзләре дә пенсиядә булганга, әби янында кала, аны карый алалар. Нина әби аларга бик рәхмәтле. Ул тагын район башлыгы Вячеслав Козловка, яңа йорт төзүдә катнашы булган башка кешеләргә дә рәхмәтләрен белдерә. Дөрес, Нина Михайловна яңа өйгә  күченергә ашыкмаган, татлы алма бирүче алмагачларын, бакчасын калдырырга жәлләгән, шулай да мичсез яшәү мөмкин булмаячагына төшенгән.
Инде яңа йортка бераз күнеккән, ни дисәң дә өе авыл уртасында: ерак йөрисе юк, каты суыкларда авыл тормышын тәрәзә аша гына  күзәтә ул. Шулай да Нина Михайловнага Бистә читендәге йортыннан аерылуы кыен.
 
Лариса ФЕДОРОВА
 

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Girasoles para colorear


Gwapo Quotes : Babaero Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Patama tagalog quotes – Move On Quotes


Inggit Quotes and Kabit Quotes – Tagalog Patama Quotes


5 Uri ng Pambobola


kasama kang tumanda


RE: Mutton Pies (frankie241)


EASY COME, EASY GO


Pokemon para colorear


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Patama Quotes – Tanga love tagalog quotes


Ligaw Quotes – Courting Quotes – Sweet Tagalog Quotes


INUMAN QUOTES


Hugot Lines 2020 Patama : ML Edition


Re:Mutton Pies (lleechef)


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.