
Красный Октябрь мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Альбина Уплисашвили “Беренче сыйныф укучысына исән-имин мәктәпкә килергә ярдәм ит“ дип аталган конкурста җиңгән 20 кешенең берсе булган. “Эссе“ номинациясендә ул беренче урынны яулаган.
Ел саен “Игътибар - балалар!“ Бөтенроссия акциясе үткәрелә. Аны ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, ТР буенча ЭЭМ-ның ЮХИДИ Идарәсе белән берлектә Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге оештыра. Конкурска республиканың 27 районыннан укучыларның 101 эше юлланган.
Шулардан төрле номинацияләрдә җиңүче 20 укучы 16 гыйнвар көнне ТР буенча ЭЭМ-ның ЮХИДИ Идарәсенә чакырылган, анда аларны бүләкләү тантанасы узган. Конкурста призлы урыннар яулаучылар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнгән, аларны ТР буенча юл хәрәкәте иминлегенең баш дәүләт инспекторы Рифкат Миңнеханов тапшырган.
Чакырылучыларга ЮХИДИ музеена кызыклы экскурсия оештырылган, музейда исә йөзләгән документлар, фоторәсемнәр, әйберләр республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясенең тарихын чагылдыра. Биредә укучылар һәрдаим камилләштереп торылган, юлларда тәртип саклауга булышлык иткән техника белән танышканнар, гомерләрен ДАИ сафларында хезмәткә багышлаган кешеләр турында белгәннәр, хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган ДАИ хезмәткәрләрен хөрмәт белән искә алганнар.