Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Нәфисәгә уңыш елмайган

$
0
0
Нәфисәгә уңыш елмайган

 

14 декабрьдә “Et Cetera“ Мәскәү театрында тантаналы шартларда “Гражданлык инициативасы“ беренче милли премияне тапшыру чарасы булып үткән. Аны 2012 елда булдырылган Гражданлык инициативасы комитеты оештырган. Элеккеге финанс министры Алексей Кудрин комитетны оештыру инициаторы булып торган һәм аны үзе җитәкләгән дә.
Ел дәвамында жюри илнең 72 төбәгеннән килгән 500 ләп инициатива белән танышкан. Җиңүчеләрне “Чит кеше кайгысы булмый“, “Гомерне сакла“, “Яшел планета“, “Ирек һавасы“, “Киләчәк гаиләсе“ (кыскасы, барлыгы 12 номинация) номинацияләрендә билгеләгәннәр. Быелгысы елның көзендә Воронежда, Ставропольдә, Казанда һәм Чиләбедә конкурсның региональ этаплары булып үткән. Быелдан башлап премия ел саен булачак.
Тубылгы Тау мәктәбе укытучысы Нәфисә Хөсәенова әлеге премиягә авылда эшләп килүче “Киләчәк гаиләсе“ номинациясендә “Балаларга бүләк“ дип аталган гаилә проектын тәкъдим иткән. Октябрьдә ул Казанда үткән региональ премияне тапшыру чарасына чакырылган булган, анда Хөсәеновлар гаиләсенә кыйммәтле бүләк тапшырганнар.
Декабрь башларында Экспертлар Советы “Гражданлык инициативасы“ милли премиясенең 2013 ел номинантларын билгеләгән. Хөсәеновлар гаиләсенең “Балаларга бүләк“ проекты “Киләчәк гаиләсе“ дип аталган номинациядә 27 инициативадан – 6 номинант арасында, Татарстаннан 7 номинант арасында булган. Нәфисә Рафик кызы  Мәскәүгә премияне тантаналы шартларда тапшыру чарасына чакырылган.  Аңа номинант дипломы һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырганнар.

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Hugot Lines 2020 Patama : ML Edition


Pokemon para colorear


Sapos para colorear


Maganda Quotes – tagalog Quotes – Inggit Quotes


“Tado” Jimenez Quotes Collections Online


Patama Quotes – Tanga love tagalog quotes


Mga Patama sa mga Nagmamahal the Best Tagalog love quotes for you


Tropa Quotes


RE: Mutton Pies (frankie241)


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.


EASY COME, EASY GO


Girasoles para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Patama tagalog quotes – Move On Quotes


Ligaw Quotes – Courting Quotes – Sweet Tagalog Quotes


Re:Mutton Pies (lleechef)


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE