
28-29 декабрь – сәгать 10 да “Олимп“ УСЗ-да район башлыгы призына бокс буенча ачык турнир
31 декабрь – кичке сәгать 8 дә РМЙ-да “Яңа ел Бал-маскарады“
3-6 гыйнвар - “Олимп“ УСЗ-да “ТР өметләре“ - өстәл теннисы буенча Республика ярышлары
4 гыйнвар – сәгать 11 дә балалар китапханәсендә “Җир шарында Яңа елны ничек каршылыйлар“ - 1-4 сыйныфлар өчен танып белү сәгате
5 гыйнвар – сәгать 10 да саф һавада (балалар китапханәсе) “Яңа елда ямансулап утырмыйбыз“ - уен программасы
6 гыйнвар – сәгать 10 да хоккей мәйданчыгында мәктәп командалары арасында хоккей буенча ярышлар
7 гыйнвар – сәгать 11 дә РМЙ-да балалар өчен Раштуа утреннигы, ә көндезге сәгать 2 дә “Раштуа – Якты бәйрәм“ - тәкъдир итү, күргәзмә, күзәтү – теләүчеләр өчен (үзәк китапханә)
8 гыйнвар – теләүчеләр өчен көн дәвамында чаңгыда шуу, ә сәгать 11 дә “Кыш турында ни беләсең?“ - балалар китапханәсендә 5-8 сыйныфлар өчен экология викторинасы
9 гыйнвар – сәгать 10 да “Жемчужина“ бассейнында бильярд буенча ярышлар.
Шулай ук каникул дәвамында БЯСМ-дә тәрбияләнүчеләр һәм теләге булганнар өчен армспорт, волейбол, мини-футбол, җиңел атлетика, гер спорты, баскетбол, дзю-до, татар-башкорт көрәше буенча ярышлар үткәрү планлаштырыла.