Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Хәбәрләшеп эшләргә кирәк

$
0
0
Хәбәрләшеп эшләргә кирәк

20 декабрьдә район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов рәислегендә хокук бозуларны булдырмау (профилактика) буенча район комиссиясе чираттагы утырышын үткәрде.

Комиссия утырышында райондагы җинаятьчелекнең торышы, хокук бозулар профилактикасы буенча кайбер мөһим мәсьәләләр карап тикшерелде.
Полиция бүлекчәсе начальнигы Нур Сафиуллин сүзләренә караганда, үткәрелә торган эш уңай нәтиҗәләр бирә. Агымдагы елның 11 аенда гомуми җинаятьләр саны 18%ка (2012 елга карата) кимегән, шул исәптән милеккә карата кылынганы – 20, урлашулар – 25%ка. Шул ук вакытта авыр җинаятьләрнең артуы (29%ка) күзәтелә. Яшүсмерләр кылган җинаятьләр узган елгы дәрәҗәдә (2 җинаять).
Җинаятьләрнең күпчелеге Яңа Чишмә һәм Тубылгы Тау авыл җирлекләре территориясендә кылынган. Районда хәлләр тотрыклы булсын өчен шартлы рәвештә хөкем ителүчеләрнең тәртибен контрольдә тоту буенча һәрдаим рейдлар үткәрелә. Әлегә профилактик исәптә торучы шәхесләрне эшкә урнаштыру, аларның көнкүрешен оештыру мәсьәләләре проблема булып тора. Әлегә андыйларга полиция бүлекчәсенең дә, җинаятьләрне үтәтү инспекциясенең дә, җирле үзидарә органнарының да контроле җитенкерәми.
Агымдагы елда 710 административ хокук бозу очрагы ачыкланган, шуның 308-е – исерек килеш җәмәгать урыннарында йөрү, 123 – вак хулиганлык һ.б. Хокук бозу очракларының күбесе район үзәгенә, Ленино һәм Архангел авыл җирлекләренә туры килә.
-Безнең эштә урыннардагы иҗтимагый Советлар актив ярдәм итәләр, - дип билгеләп үтте Нур Сафиуллин. -Архангел, Петропавел, Әдәмсә һәм Екатерина авыл җирлекләре Советлары әйбәт эшлиләр. Калган АҖ дә шулай актив эшләсә, әйбәт булыр иде.
Комиссия утырышында балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эше турындагы отчет белән комиссия секретаре Наталья Мокеева чыгыш ясады.
Иҗтимагый Советлар эше турында үзләрендә авыл җирлекләрендә Тубылгы Тау АҖ башлыгы Фәрит Фәттахов һәм Яңа Чишмә АҖ җитәкчесе Алексей Иванов  информация ясадылар. Совет утырышларында тәртипле рәвештә эшсезләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләре карала, алкогольне чиктән тыш күп кулланучы гражданнарның тәртибе тикшерелә, уңышсыз гаиләләргә рейдлар үткәрелә. Кызганычка каршы, полициянең участок уполномоченныйлары барлык утырышларда да катнашмыйлар.
Утырыш азагында комиссия рәисе Ринат Фәсахов урыннарда иҗтимагый Советлар белән берлектә участковыйлар эшен яхшырту, кичләрен уңышсыз гаиләләр һәм балигъ булмаган яшүсмерләрне даими рәвештә контрольдә тоту мәсьәләләренә басым ясады, шуларга туры китереп тиешле карар да кабул ителде.
Азат МУСИН

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


INUMAN QUOTES


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.