
“Архангельское” КФХ” ҖЧҖ җитәкчесе Белоглазов Евгений Александровичның 56 нчы яшендә гомере вакытсыз өзелде.
Е.А. Белоглазов 1957 елның 23 ноябрендә Красный Октябрь авылында туа. Үзенең хезмәт эшчәнлеген ул 1981 елда Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаганнан соң “Красный Октябрь” ТҖХ-да баш зоотехник булып башлый. Монда ул үзен сәләтле оештыручы буларак күрсәтә һәм 1985 елда район җитәкчелеге аңа Архангел Бистәсе базасында М. Горький исемендәге колхоз рәисе урынын ышанып тапшыра. 27 ел буена ул соңрак “Архангельское” КФХ” ҖЧҖгә үзгәртелгән хуҗалыкны җитәкли.
Шушы еллар дәверендә аның энергиясе, эшкә сәләтлелеге, коллективны туплый белүе аркасында хуҗалык авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча нык һәм алдынгы хуҗалыкка әверелә, җитештерү һәм шулай ук социаль-мәдәни әһәмияткә ия байтак объектлар төзелә, авылга газ кертелә, Шушма елгасы аркылы күпер төзелә. Авылдагы Вознесения чиркәвен яңадан үзгәртеп коруда Е.А. Белоглазов зур ярдәм күрсәтә.
Е.А. Белоглазов актив җәмәгать эше алып бара, байтак кына чакырылыш район Советы депутаты булып тора. Хезмәттәге казанышлары өчен аңа “ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” һәм “РФның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр бирелә, “Казанның 1000 еллыгына” юбилей медале, РФ, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Яңа Чишмә районы башлыкларының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ул районда абруйлы шәхес иде.
Евгений Александрович Белоглазов турындагы якты истәлекләр безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
В.М. Козлов, Р.Р. Фәсахов, Н.М. Закирова, И.Х. Фәйзуллин, С.М. Баранов, Н.И. Попкова, М.М. Гомәров, В.Н. Семеняк, Н.А. Сердюк