Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Елена Маслакова: “Өйдәге уңайлыкларга сөенеп бетә алмыйм“

$
0
0
Елена Маслакова: “Өйдәге уңайлыкларга сөенеп бетә алмыйм“

 

Петропавел Бистәсендә яшәүче сугышта һәлак булган ветеранның тол калган хатыны Елена Константиновна Маслакованың яңа өйдә яши башлавына 2014 елның 9 маенда 2 ел була. Яңа өйне аңа ветераннар программасы буенча төзегәннәр. Өйдәге уңайлыкларга сөенеп бетә алмый ул.
 
Ольга ИВАНОВА
- Кайнар суы ага, ванна, җылы бәдрәфе бар, газ белән җылытыла. Тагын нәрсә кирәк? - ди ул.
 2011 елда аның янына килеп аңа йорт төзүләре турында әйткәч, ул үз колакларына үзе ышанмый трра. Ноябрьдә фундамент салганнар, мартта төзелеш эшләренә керешкәннәр, ә 9 майда яңа йорт янында кызыл тасманы кискәннәр. Елена Константиновна да өй туена әзерләнгәндә кул кушырып утырмаган. Кызлары белән бергә тәрәзә пәрдәләрен эләргә дә өлгергән, кайбер җиһазлар да сатып алып куйган, мул итеп табын әзерләгән. Өйне тантаналы шартларда ачу чарасына килгән район вәкилләрен ачык йөз  белән каршылаганнар.
-Өй туенда мин район башлыгы Вячеслав Козловка рәхмәт белдердем, ә ул: “Миңа түгел, ә Путин программасына рәхмәт“, - диде.
Аның ире, сугыш ветераны Маслаков Николай Алексеевич моннан 20 ел элек вафат булган. Аның белән бергә Елена Константиновна 5  бала тәрбияләп үстерә, “Ана даны“ медале бар. Гомере буе гади эшче булып эшләгән. Мартта ул үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.
Аның элеккеге өенә Түбән Камадан кызы Люба гаиләсе белән күченеп кайткан, Бистәдә кызы Галя, Түбән Камада һәм Кама Аланында уллары Александр белән Петр яши, ә менә олы кызы Валентина 3 ел элек бакыйлыкка күчкән.
Елена Констан-тиновнаның өе яңа булгач, ул монда барысы да яңа булырга тиеш дигән фикергә килгән. Һәм өй эчендәге әйберләрне яңартырга керешкән. Ике ел эчендә акрынлап кына заманча көнкүреш техникасы, диван, шкаф, кресло, тәрәзә пәрдәләре, суыткычтан алып кашык-чәйнеккә кадәр сатып алган.
- Искеләрен теге йортта калдырдым. Балалар миңа, әни, син үзеңә бирнә җыймыйсыңдар бит, диләр, шаяртып. Миңа кызык булып китте, юк, хәзер минем сездән дә кадерлерәк кешем юк һәм булмас та, дим. Балаларым яхшы минем – килеп хәлемне белеп торалар, шалтыраталар. Минем 11 оныгым һәм 9 оныкчыгым бар.
Елена Константиновна өй эчендәге бар эшләрне үзе эшли. Иртә тора, бүлмәләрне җыештыра, өй эчендә бүлмә гөлләре дә байтак. - Менә, сулар сибәм, төпләрен йомшартам. Аның җиңел куллары белән өй эче чәчәк аткан бакчага охшап калган. 
- Мондый тормыш турында хыяллана ала идемме соң мин?! Хәтта төшемә дә кермәде. Балаларга да: “Болар тегеннән – әтиегезнең безгә бүләге“, - дим. - Мин хәзер оҗмахта яшәгән күк тоям үземне. Ул әле киләчәктә йорт тирәсен яхшыртырга да ниятли.
- Җәйгә балалар баз төзергә вәгъдә иттеләр, өй алдын уңайлырак итеп ясаячаклар...
Яңа өйдә элеккеге тормыштан барыбер бер әйбер килеп чыкты үзе – бу телевизор. Күптән түгел ул аңа иярченле тәлинкә урнаштырган, тора - бара яңа телевизоры да булыр әле.

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


“BAHAY KUBO HUGOT”


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.