Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Сайлау комиссияләре әгъзаларын укыталар

$
0
0
Сайлау комиссияләре әгъзаларын укыталар

 

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин җитәкчелегендәге Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары Яңа Чишмәдә авыл җирлекләре башлыклары һәм районның участок сайлау комиссияләре әгъзалары белән семинар-укулар үткәрделәр. Семинарда муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов та катнашты.
- Алдагы 5 ел дәвамында безне 5 сайлау кампаниясе көтә, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Әгъзам Гобәйдуллин. - 2014 елның 14 сентябрендә – Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау, 2015 елда -  республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар, 2016 елда - РФ Дәүләт Думасына депутатлар һәм 2018 елда Россия Президентын сайлаулар үтәчәк.
Безнең барыбызга да алда үтәчәк сайлауларга әзерләнү һәм үткәрү буенча зур күләмле эшләр башкарырга туры киләчәк. Һәм шуңа күрә хәзер республикада киңәйтелгән программа буенча территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары белән семинар-укулар үтә. Укулар 3 этапта уза.
Участок сайлау комиссияләре 5 елга сайлана һәм комиссия әгъзаларына зур җаваплылык йөкләнә.
Сайлауларда теркәлгән унлап партия катнашачак һәм сайлау кампаниясе чорында бик үк җиңелләрдән булмаячак. Шуңа да сайлауларда ялгышлыклар һәм шикаятьләр булмасын өчен менә шундый укулар уздырыла.
- Бу залда безнең активның төп кешеләре җыелды, алар инде байтак сайлаулар уздырган  кешеләр, безнең районда киләсе барлык сайлаулар да тиешле дәрәҗәдә узар дип уйлыйм, - диде район башлыгы Вячеслав Козлов.
Аннан Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Валентина Каменькова һәм ҮСК секретаре Надежда Борисова җыелучыларга бик үтемле һәм җентекле итеп участок сайлау комиссияләренең вәкаләтләре (хокуклары), сайлаучыларга информация ясау һәм сайлау алды агитациясе кагыйдәләрен үтәүдә күзәтчелек итү (контроль) буенча алып барылган эш турында сөйләделәр. Алар шулай ук сайлау комиссияләре әгъзаларының сорауларына җаваплар да бирделәр.
Укуларның икенче этабы киләсе елның язында үтәчәк.

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


“BAHAY KUBO HUGOT”


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.