
Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан Яңа 2014 елга район предприятие һәм оешмаларын иң матур бизәүгә район конкурсы игълан ителде.
Конкурсның максаты – район үзәгендә һәм торак пунктларда бәйрәм атмосферасы булдыру, яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү чорында оешма, предприятие һәм учреждениеләр янәшәсендәге территорияләрне төзекләндерү.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: сәүдә предприятиеләрен, мәдәни-күңел ачу учреждениеләрен, белем бирү һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен, оешма һәм учреждениеләрне комплекслы иң әйбәт бизәү.
Конкурс нәтиҗәләре категорияләр буенча ясалачак:
-сәүдә предприятиеләре (кибетләр, кафе, АЗС, даруханәләр);
-мәгариф учреждениеләре (мәктәпләр, балалар бакчалары);
-оешмалар һәм учреждениеләр (авыл хуҗалыгы оешмаларын да кертеп);
-авыл җирлекләре.
Җиңүчеләр өчен башкарма комитет премияләре булдырылган:
1 урынга – 5-7 мең сум
2 урынга – 3-5 мең сум
3 урынга – 2-4 мең сум.
Һәр номинация буенча гомуми сумма 16 мең сум тирәсе тәшкил итәчәк, нәтиҗәләр 2013 елның 27 декабрендә ясалачак.
Конкурсның положениеләре белән Яңа Чишмә муниципаль районының novosheshminsk.tatarstan.ru сайтында танышырга мөмкин.