Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Кагыйдәләр эшләнмәгән

$
0
0
Кагыйдәләр эшләнмәгән

 

2013 елның 14 ноябрендә Яңа Чишмә районы прокуратурасы “Яңа Чишмә Бердәм исәп-хисап үзәге“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә “Җинаятьчел юл белән алынган табышны законлаштыруга һәм террорчылыкны финанслауга каршы эш итү турында“гы Федераль законның үтәлешен тикшерде.
“Җинаятьчел юл белән алынган табышны законлаштыруга һәм террорчылыкны финанслауга каршы эш итү турында“гы Федераль законның 5 маддәсе нигезендә акча яки башка төр мөлкәт белән операцияләр башкаручы оешмаларга түләүләр кабул итү буенча операторлар керә. Әлеге закон нигезендә акча яки башка төр милек белән операцияләр алып баручы оешмалар эчке контроль кагыйдәләрен булдырырга, эчке контроль кагыйдәләрен тормышка ашыру өчен җаваплы булган махсус вазыйфаи затлар билгеләргә тиешләр. Тикшерү нәтиҗәсендә оешмада эчке күзәтчелек итү кагыйдәләре эшләнмәгән һәм аларны тормышка ашыру өчен җаваплы кеше билгеләнмәгән булуы ачыкланган.
Моннан тыш, “Җинаятьчел  юл белән табылган табышны законлаштыруга һәм террорчылыкны финанслауга каршы эш итү турында“гы Федераль законның 7 маддәсе 1 өлеше 9 пункты буенча тәртип бозу ачыкланган: җәмгыять РФ “Росфинмониторинг“ Идарәсендә учетка куелмаган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча законны бозган өчен прокуратура БИХҮ директорына карата административ эш кузгатты һәм ачыкланган тәртип бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирде. Прокурор тарафыннан төзелгән актлар карап тикшерүдә.
Зөлфия ӘХӘТОВА,
район прокуроры урынбасары

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Pokemon para colorear


Best Love Life Quotes Collection


Confidence Quotes – Confident Quotes


Problema Quotes – Pera Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


Ligaw Quotes – Courting Quotes – Sweet Tagalog Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Girasoles para colorear


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Tagalog Love Quotes – Nagmamahal


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Tropa Quotes


INUMAN QUOTES


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.


Sapos para colorear