Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Тәмәке көйрәтүчеләргә көн бетте

$
0
0
Тәмәке көйрәтүчеләргә көн бетте

 

Яңа Чишмәдә яшәүче ике кеше тиеш булмаган урында тәмәке тарткан өчен штрафка тартылган.
Закон үз көченә кергән көннән айдан артык вакыт үтеп китте, ә тәмәке тартучылар, элеккегечә, халык күп булган урыннарда төтәтүләрен дәвам итәләр. Мондый хәлнең ничектер үзгәрүенә беркем дә ышанмады, әлбәттә. “Ничек булган, шулай булачак“, - диделәр күпләр, һәм хәзер дә теләсә кайда тәмәке тартуларын дәвам итәләр. РҮХ территориясендә тәмәке тарткан өчен штрафка тартылган 45 яшьлек ир-ат – җәзага тартылучы беренче кеше. Полициянең участок уполномоченные тәртип бозучыга карата беркетмә язган арада, шуннан ерак та түгел генә тагын берәү тәмәке кабызып җибәргән. Участковыйга тагын бер беркетмә язуы әлләни кыен булмагандыр. Хәзер аларга штраф түләргә туры киләчәк, ә штраф күләме – 500 сумнан алып 1500 сумга чаклы. Бу хәлгә шаһит булучылар гаҗәпләнсәләр дә, менә шулай штраф бирә башладылар. “Бина эчендә тартмаганнар бит!“ - дип, ачу хисе белдерүчеләр дә, таңга калучылар да бар.
Әгәр элек РҮХ дә ир-атлар яшертен генә баскыч мәйданчыгында тәмәке тарткан булсалар, хәзер исә Закон тарафыннан бина янында гына түгел, ә сәламәтлек саклау учреждениеләре территорияләрендә дә тәмәке тарту тыела. Хәтта җитештерүче предприятиеләр дә  үз территорияләрендә тәмәке тартуны тыялар. 
- КМС заводында инде күптән кабинетларда һәм территориядә тәмәке тартуны тыючы фәрман чыгарылды. Шулай да, тәмәке тартучыларның хәленә кереп, аларга махсус урын бирдек, хәтта эскәмияләр дә куйдык, - дип сөйли завод директоры Федор Бурчин.
Сез гражданнарның тәмәке төтененнән – аның тәэсиреннән сәламәтлекләрен саклау турындагы Законга ничек карыйсыз? - дигән сорауга Елена Борисова: - Мин аны дөрес дип саныйм, тартсыннар, үз сәламәтлекләренә зыян салсыннар да ди, тик безнекенә зыян китермәсеннәр, - дип җавап бирде.
Анатолий Г.: - Мин күптәннән тәмәке тартам, аны ничек ташларга – башыма да китерә алмыйм. Элек кайда җитте – шунда тарта идем, хәзер ераккарак китеп тартам. Фамилиясен атамауны үтенгән дусты Виталий исә, берничә мәртәбә тартуын ташлап каравын, тик янәшәдә тәмәке тартучы булганда кабат тарта башлавын әйтте. Инде 12 көн тәмәкесез яши икән, бусы соңгысы булыр дип өметләнә.
 
Лариса ФЕДОРОВА
 

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Love Quotes – Nagmamahal


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Two timer Sad tagalog Love quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Love Life Quotes Collection


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.


Pokemon para colorear


Sapos para colorear


Problema Quotes – Pera Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Ligaw Quotes – Courting Quotes – Sweet Tagalog Quotes


INUMAN QUOTES


Re:Mutton Pies (lleechef)


EASY COME, EASY GO


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE