Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Бер очрашу -үзе бер гомер

$
0
0

 

Әниләр көне уңаеннан Чертуш мәдәният йортында үткәрелгән “Бер очрашу – үзе бер гомер“ дип исемләнгән кичә бик матур узды.
Әбиләребез мул итеп әзерләнгән  табын янында яшьлекләрен искә төшереп, уеннарда катнашып, кич утырдылар. Бәйрәм кичәсе төрле ярышлар, концерт номерлары белән үрелеп барды. Әбиләр бер дә сынатмадылар: рәхәтләнеп биеделәр дә, ике командага бүленеп элеккеге җырларны да искә төшерделәр. Көен дә, сүзләрен дә үзе язган Фәтхетдинова Гөлфия апа башкаруындагы “Сагыну“ җыры тамашачы күңеленә хуш килде, шулай ук Газизова Ләтифә, Хәсәнова Наилә апалар да бик матур җырлар башкардылар. Чистайдан кунак булып кайткан Сания апа Хәлиуллина өздереп гармунда уйнады, Әлфинур Галәветдинова, Гөлшат Җиһангирова, мәктәп укучылары да бик матур җырларын бүләк иттеләр. Кичәне әлеге юллар авторы алып барды. Әлеге очрашу күңелләрдә бик озак сакланыр әле.
Язмам ахырында бу кичәгә матди ярдәм күрсәткән авылыбыз эшмәкәре Әмир абый Әхсәновка барысы исеменнән дә рәхмәт белдерәм.
 Рәмзия МУСИНА
Чертуш мәктәбе

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824