Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Балаларны коткарган өчен рәхмәт

$
0
0
Балаларны коткарган өчен рәхмәт

6 ноябрьдә Яңа Чишмә авылы янында юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан автобустагы балаларга зур ярдәм күрсәткән өчен Оренбург өлкәсе Бузулук шәһәре хакимияте район башлыгы Вячеслав Козлов исеменә рәхмәт хаты җибәргән (бу ЮТҺ турында без 2 атна элек язып чыккан идек).

Хөрмәтле Вячеслав Михайлович!
Оренбург өлкәсе Бузулук шәһәре хакимияте Сезгә балалар хакына җаваплы адым ясауны һәм кичекмәстән аны башкаруны таләп иткән катлаулы хәлләрдә мөһим мәсьәләләрне оператив һәм конструктив хәл итү осталыгы, югары профессионализм үрнәге күрсәткәнегез һәм вакытында ярдәм итүгә әзер булганыгыз өчен зур рәхмәт белдерә.
Сезнең кул астында эшләүчеләрнең һәм районның барлык хезмәтләренең  төгәл хезмәттәшлек итүе, сизгерлеге һәм гуманлы булулары аркасында Яңа Чишмә авылы янында һәлакәткә юлыккан Бузулук шәһәренең 1 нче номерлы урта мәктәп укучылары (бер төркем) ашыгыч ярдәм, квалификацияле медицина хезмәте алып, ихлас мөнәсәбәт һәм дусларча кайгырту тойганнар.
Сезнең гамәлләрегез төзәтә алмаслык автомобиль авариясе нәтиҗәләрен булдырмый калырга, балаларның гомерләрен һәм сәламәтлекләрен саклап калырга ярдәм иткән. 
Бузулук шәһәре хакимияте, мәктәп администрациясе һәм балаларның әти-әниләре исеменнән балаларны коткаруда катнашкан һәммә кешегә олы рәхмәтләребезне җиткерәм.
Без илебездә шундый эчкерсез, ярдәмчел, җаваплы кешеләр яшәвенә сөенәбез һәм горурланабыз. Сезгә һәм Сезнең муниципаль берәмлеккә уңышлар, иминлек, яңа хезмәт казанышлары, бәхет-шатлык телим.
Тирән ихтирам белән Бузулук шәһәре башлыгы вазыйфасын башкаручы В.Н. ТИТОВ
 

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


“BAHAY KUBO HUGOT”


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.