
20 ноябрьдә “Пирамида“ мәдәни-күңел ачу үзәгендә Татарстан тарихында бишенче мәртәдә “Лицейда укучылар балы“ уздырылды.
Анда мәктәп укучылары арасында эшче һөнәрләренә багышланган “Киләчәккә билет“ дип аталган республика конкурсында җиңгән һәм призлы урыннар яулаган балаларны бүләкләделәр. Бу чарага безнең районнан – Чаллы Башы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы (өченче урынны алган) Динә Морадыймова барды.
Ел саен районның Мәшгульлек үзәге укучылар арасында “Киләчәккә билет“ дип исемләнгән иншалар конкурсы үткәрә. Быел анда 10 бала катнашты, бар да Мәшгульлек үзәгенең грамоталарына лаек булдылар. Иң әйбәт алты инша Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына жибәрелгән иде, араларыннан Динәнең иншасы финалга чыккан. Динәне диплом һәм бүләк сертификаты белән бүләкләделәр.