Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Сорау - җавап

$
0
0

 

Кыш көне су туңа
 
Яңа Чишмәдә Заливная урамында урнашкан 24 нче йортта  яшәүчеләр: “Ни өчен безнең кышын туңмасын өчен суүткәргечне җылытырга иде дигән соравыбызга җавап сүздә генә калган. Безнең үтенечкә “Яңа Чишмә хәбәрләре“ газетасының 9 октябрь санында “Хәбәрдарлык тартмалары“ рубрикасы астында җавап бирелгән иде. Анда: “Мөрәҗәгать Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан контрольгә алынды. Хәзергесе вакытта суүткәргечне ремонтлауга смета төзелгән, ремонт эшләре “Яңа Чишмә ТКХ КПП“ ҖЧҖ-гә йөкләнгән“, дип язылган иде. Менә-менә салкыннар башланырга тора, ә ремонт ясаучылар әле һаман күренми“, дип борчылып сорыйлар.
 
Ай буена караңгыда
 
Район үзәгендә Октябрь урамында яшәүчеләр ни өчен урамнарының икенче ягы (яртысы) яктыртылмавы турында кызыксыналар. “Хәзер шундый вакыт - караңгы иртә төшә, соң гына яктыра. Безгә караңгыда ничек эшкә, мәктәпкә йөрергә, балаларны бакчага илтергә кирәк. Без бу турыда авыл җирлеге башкарма комитетына хәбәр иткән идек инде, әмма әлегә чаклы бернинди үзгәреш тә булмады, электр фонарьлары инде ай буе янмый“, диләр. 
Ике сорауга да Яңа Чишмә  авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Иванов җавап бирә:
-Юллардагы асфальтны бозмас өчен суүткәргечләр яңа технология буенча җылытылачак, анда казу эшләре алып барылмаячак, кабель яңа технология буенча салыначак, киләсе атнада әлеге ремонт эшләре башкарылачак.
Октябрь урамын яктыртуга килгәндә, урамнарны яктырту буенча эшләр элекке фонарьларның файдалану срогы чыгып, аларны алу сәбәпле озакка сузылды. Бу атнада Чистай электрчылары яңа фонарьлар элү эшен башладылар.
 
Безгә чаклы килеп җитә алмыйсың
 
Ә Волчья Бистәсе кешеләре авылга кергәндә дә, чыкканда да юлсызлыктан интегүләренә зарланалар. “Шул чаклы пычрак – быкырдык, хәтта тракторда йөрүе дә кыен. Кайчан гына туңдырыр инде, шуны көтәбез, әмма туңдырса да, юллар яхшырыр, дигән өмет юк. Ә янгын чыкса? Берәрсенә “Ашыгыч ярдәм“ кирәксә? Ни эшләргә? Әлеге сорауга җавапны Волчья Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Иван Улитин барыннан да яхшырак беләдер. Ул авылдашлары белән килешә, юлга капиталь каты түшәмә таләп ителә, ә әлеге мөһим эшкә акча юк. 
-Нигә өметләнергә инде, әлеге дә баягы шул туңдыруга кала. Туңдыргач, АҖ территориясендә урнашкан КФХ бульдозеры белән мөмкинлектән чыгып юлларны тигезләячәкбез, - ди Иван Улитин.

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


“BAHAY KUBO HUGOT”


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.