Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Финанс чыгымнары икеләтә каплана

$
0
0
Финанс чыгымнары икеләтә каплана

 

Чаллы Башы авылындагы Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм җирле артистлар, ремонт белән бәйле уңайсызлыкларга карамастан, спектакльләр һәм концертларын бер дә өзмәгәннәр. Алар өчен һәммәсенең мәдәният учагына салынган район акчаларының аклануын аңлавы мөһим.
 
Лариса ФЕДОРОВА
 
1972 елда төзелгән бинага капиталь ремонт үткән ел башланган, ремонт барышында тәрәзәләр, ишекләр, идәннәр, түбә алыштырылган, тыштан стеналар сайдинг белән тышланган. Мәдәният йортының шулай үзгәрүе аның директоры Илсөяр Дәүләтшинаны, режиссер Гөлнара Сәлахова һәм сәнгать белгече – куючы Илсур Вафинны, шулай ук үзешчән сәнгатьтә катнашучыларны (андыйлар исә 50 дән артык) канатландырган.
“Талир тәңкә“ вокаль ансамблен һәм “Яшьләр“ халык театры артистларын район халкы гына да түгел, читтә дә беләләр. Алар республикада үткән бәйгеләрдә еш катнашалар, быел көз “Балкыш“ һәм башка фестивальләрдә, шулай ук “Аулак өй“ телевизион тапшыруында  чыгыш ясадылар. Аннан кала, чаллыбашлары концертлар һәм спектакльләр белән район авылларына чыгалар, район үзәге сәхнәсендә чыгыш ясыйлар, 18 ноябрьдә Казанга – халык театрлары ункөнлегендә катнашырга барганнар. Шушы ХIII Төбәкара конкурс - фестивальгә алар Туфан Миңнуллинның “Саташу“ пьесасы буенча әзерләнгән спектакль алып барганнар. Быел Чаллы Башы Мәдәният йортының эче үзгәреш кичерә. 40 ел элек төзелгән артык биек сәхнәгә баскычлы авансәхнә ясаганнар. Зал стеналарын тышлыйлар, җылылык торбалары эчтә калачак.
Яңа шторлар, пәрдәләр эленәчәк, яңартылган стеналарда элеккегечә шушы коллективның әйдәп баручы артистларының портретлары белән стендлар эленеп торачак, матур кашполарда яңа гөлләр урын алачак, гомумән, бар җирдә матурлык һәм зәвыклылык хөкем сөрәчәк.
-Безнең кечкенә генә бер ярдәмче бинабыз бар, без анда бары сәхнә костюмнары һәм вак-төяк бутафория саклый алабыз. Ә менә эрерәк реквизитлар өчен урын юк. Элегрәк без аларны сәхнә артында саклый идек, тик бу янгыннан саклану кагыйдәләренә каршы килә. Хәзер бөтен шкафлар, өстәлләр, урындыклар, декорацияләрне фойеда (өеп) сакларга туры килә, - дип сөйли АМЙ директоры.
Һәрвакыттагыча, күбрәк булган саен, күбрәк кирәк, Чаллы Башы МЙ-да күп нәрсә бар – хезмәткәрләр кул кушырып утырмыйларреквизитларны яңарталар, өстиләр, декорацияләр өчен яңа баннерлар алалар, әлбәттә инде, боларның барысы да тамашачы күзеннән ерак булырга тиеш. Тамашачы мәдәният йортына килгәч, мәдәниятлелекне тоярга, инвентарьгә  абынмаска тиеш. Клуб хезмәткәрләре бу уңайсызлыклар бетерелер, дип өметләнәләр. Мәдәният бүлеге начальнигы Татьяна Маланчева “АМЙ-на ничек ярдәм итә аласыз?“ - дигән соравыбызга авыр сулап:  -Быел инде берни белән дә. Соңгы ике елда район бюджетыннан мәдәният учреждениеләрен ремонтлауга 3 млн. 800 мең сум акча бүлеп бирелде. Шуның 648 мең сумы Чаллы Башы АМЙ-на тотылды. Без бу клубка склад бинасы кирәклеген беләбез, район бюджеты ярдәмендә анысын төзергә дә булышырга ниятлибез.

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.


UPDATE SC IDOL: TWO BECOME ONE


KASAMBAHAY BILL IN THE HOUSE


Girasoles para colorear


Presence Quotes – Positive Quotes


EASY COME, EASY GO


Love with Heart Breaking Quotes


Re:Mutton Pies (lleechef)


Ka longiing longsem kaba skhem bad kaba khlain ka pynlong kein ia ka...


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


FORTUITOUS EVENT


Pokemon para colorear


Sapos para colorear


Smile Quotes


Letting Go Quotes


Love Song lyrics that marks your Heart


RE: Mutton Pies (frankie241)


Hato lada ym dei namar ka jingpyrshah jong U JJM Nichols Roy (Bah Joy) ngin...


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes