Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Җылы очрашу күңелләрне җылыта

$
0
0
Җылы очрашу күңелләрне җылыта

 

Рес­пуб­ли­ка кө­не ал­дын­нан һәм ре­монт­тан соң Зи­рек­ле ха­лык иҗа­ты һәм көн­кү­ре­ше му­зе­е­на иң хөр­мәт­ле һәм ла­ек­лы ке­ше­ләр  (кем 2013 ел­да пен­си­я­гә чык­кан яки чы­га­чак, кем­гә 70,75,80,85 яшь тул­ган яки ту­ла­чак) җы­ел­ган иде. Оч­ра­шу-бәй­рәм­не му­зей кол­лек­ти­вы, Фә­ри­дә Вә­гый­зо­ва җи­тәк­ләүче “Ө­мет” ха­тын-кыз­лар со­ве­ты, авыл ки­тап­ха­нә­че­се Ра­зыя Ка­дый­ро­ва­лар оеш­тыр­ды.

Ку­нак­лар сте­на­лар­га урнаш­ты­рыл­ган яңа экс­по­зи­ци­я­ләр, те­ма­тик як­тан би­зәл­гән вит­ри­на­лар бе­лән та­ныш­ты­лар; бик як­ты электр уты ян­ды, аның үт­кәр­геч­лә­ре 1968 ел­дан бир­ле дә алыш­ты­рыл­ма­ган; ку­нак­лар­ны шу­лай ук яңа ти­мер ишек тә (яшел) шак­ка­тыр­ды. 

Плас­тик­ка алыш­ты­рыл­ган зур тә­рә­зә­ләр­дән төш­кән ко­яш нур­ла­ры зал­ны бик як­ты  ит­те. Бар­лык эш­ләр ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов һәм ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Ри­нат Фә­са­хов яр­дә­ме һәм фи­нанс­ла­вы бе­лән баш­ка­рыл­ды. Ку­нак­лар алар­га зур рәх­мәт бел­дер­де­ләр һәм ре­монт 2014 ел­да да дә­вам итә­чә­ге­нә зур өмет­тә кал­ды­лар.

Бар­лык ка­те­го­рия юби­ляр­ла­ры өчен та­тар ша­гыйрь­лә­ре­нең ис­кит­кеч ма­тур ши­гырь­лә­ре сай­лан­ган иде.  Алар­ны, ку­нак­лар­ның һәр­кай­сы­н исем­нә­ре бе­лән атап, Фә­ри­дә Вә­гый­зо­ва һәм Мид­хәт Га­зый­мов укы­ды. Су­гыш һәм хез­мәт ве­те­ран­на­ры Со­ве­ты рә­и­се Кад­рия Га­ти­на, “Ө­мет” ха­тын-кыз­лар со­ве­ты рә­и­се Фә­ри­дә Вә­гый­зо­ва, Зи­рек­ле мө­тә­вәл­ли­ят җи­тәк­че­се Риф­гат Фә­са­хов кот­лау һәм рәх­мәт сүз­лә­ре бе­лән чы­гыш яса­ды­лар. Зи­рек­ле ур­та мәк­тә­бе­нең 1-18 чы­га­ры­лыш­лар­да без­нең ярат­кан укы­ту­чы­быз, ТАССР-ның ат­ка­зан­ган укы­ту­чы­сы Зоя Са­дый­ко­ва үзе­нең яшь­тәш­лә­ре­нә мө­рә­җә­гать ит­те, Зи­рек­ле­дә­ге му­зей эш­чән­ле­ге­нә юга­ры бәя бир­де.

Бер кү­ре­шүүзе бер го­мер шул, әле­ге яшь­тә­ге­ләр­нең кү­бе­се, ча­кы­рыл­ган 35 ке­ше­дән тыш, өй эчен­дә ге­нә йө­ри, кай­бер­лә­ре хәт­та урын өс­тен­дә – авы­рый­лар. Ни ди­сәң дә, яшь ба­ра шул. Ә На­и­лә апа Габ­ба­со­ва, 2014 ел­да 90 яшь ту­лу­ы­на да ка­ра­мас­тан, үзе кил­гән.

Дө­рес, иң өл­кән ве­те­ран­нар­ны Әл­фия Габ­ба­со­ва (ул әни­се яны­на Уль­я­новс­ки­дан кайт­кан) һәм Фә­ри­дә Вә­гый­зо­ва үз ма­ши­на­ла­рын­да алып кил­де­ләр һәм өй­лә­ре­нә илт­те­ләр. Яшь­тәш­лә­ре бе­лән бү­ген­ге оч­ра­шу­га, бер-бер­се бе­лән сөй­лә­шеп уты­ра алу­ла­ры­на алар­ның ни­чек сө­ен­гән­нә­рен күр­сә­гез икән?!

Без­гә ин­де хә­зер 70 яшь­тән ар­тык, ә без­нең ара­да элек­ке­ге укы­ту­чы­ла­ры­быз На­и­лә апа Габ­ба­со­ва, Зоя апа Са­дый­ко­ва, Нур­си­нә апа Ха­фи­зо­ва­лар да бар иде.

Җы­лы оч­ра­шу бәй­рәм­дә кат­на­шу­чы һәр ке­ше­нең  кү­ңе­лен бик озак җы­лы­тыр әле. Ал­да да оч­ра­шып яшәр­гә яз­сын.

 Мид­хәт ГА­ЗЫЙ­МОВ,

Зи­рек­ле авы­лы


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.


UPDATE SC IDOL: TWO BECOME ONE


KASAMBAHAY BILL IN THE HOUSE


Girasoles para colorear


Presence Quotes – Positive Quotes


EASY COME, EASY GO


Love with Heart Breaking Quotes


Re:Mutton Pies (lleechef)


Ka longiing longsem kaba skhem bad kaba khlain ka pynlong kein ia ka...


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


FORTUITOUS EVENT


Pokemon para colorear


Sapos para colorear


Smile Quotes


Letting Go Quotes


Love Song lyrics that marks your Heart


RE: Mutton Pies (frankie241)


Hato lada ym dei namar ka jingpyrshah jong U JJM Nichols Roy (Bah Joy) ngin...


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes