Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Беренче кыңгырау

$
0
0
Беренче кыңгырау

 

2 сен­тябрь­дә, Бе­лем кө­нен­дә, Яңа Чиш­мә ур­та мәк­тә­бе уку­чы­ла­рын һәм укы­ту­чы­ла­рын яңа уку елы баш­ла­ну бе­лән  кот­лар­га ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов һәм ТР Хай­ван­нар дөнь­я­сы объ­ект­ла­рын сак­лау һәм фай­да­ла­ну бу­ен­ча Ида­рә на­чаль­ни­гы Дмит­рий Ива­нов кил­гән иде. Мәк­тәп­нең спорт за­лын­да бәй­рәм ли­ней­ка­сы котлаулар уку­чы­лар­ның җыр-би­ю­лә­ре бе­лән оеш­кан төс­тә үт­те.

 

Бы­ел ур­та мәк­тәп бе­рен­че юби­ле­ен – ачы­лу­ы­ның 10 ел­лы­гын бил­ге­ләп үтә­чәк. Шу­шы ел­лар эче­ндә 300 дән ар­тык уку­чы мәк­тәп­не тә­мам­ла­ган, күп­че­ле­ге без­нең ра­йон­да яши һәм эш­ли. Бы­ел мәк­тәп­тә 200 ба­ла бе­лем ала­чак, ул кө­нне 15 ба­ла мәк­тәп бу­са­га­сын бе­рен­че тап­кыр ат­лап кер­де.  Алар­ны бе­рен­че укы­ту­чы­ла­ры Оль­га Коз­ло­ва кар­шы ал­ды.

Мәк­тәп ди­рек­то­ры Оль­га Ла­за­ре­ва уку­чы­лар­ны, укы­ту­чы­лар­ны, ку­нак­лар­ны һәм ата-ана­лар­ны бәй­рәм бе­лән кот­ла­ды, олим­пи­а­да­лар­да һәм кон­ку­рс­лар­да җи­ңү яу­ла­ган уку­чы­лар­га гра­мо­та­лар тап­шыр­ды.

Ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов мәк­тәп кол­лек­ти­вы­на сә­лам­ләү сүз­лә­ре бе­лән чы­гыш яса­ды. Ул бү­ген ра­йон мәк­тәп­лә­ре­нә 1700 дән ар­тык ба­ла ки­лү­ен (шул исәп­тә 132 се – бе­рен­че сый­ныф­лар) бил­ге­ләп үт­те, яңа уку елы­на мәк­тәп­не ях­шы әзер­лә­гән­нә­ре өчен кол­лек­тив­ка рәх­мәт бел­дер­де, ба­ла­лар­га ях­шы укыр­га, уку­чы­лар­га – сый­фат­лы бе­лем би­рү­лә­рен те­лә­де һәм мәк­тәп их­ты­яҗ­ла­ры­на 20 мең сум­лык сер­ти­фи­кат тап­шыр­ды.

Дмит­рий Ива­нов бө­тен­рә­сәй “Бе­лем кө­не” бәй­рә­ме уңа­ен­нан Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Пре­зи­ден­ты Р.Н. Миң­не­ха­нов­ның мө­рә­җә­га­тен җит­кер­де, һәм­мә­се­нә сә­ла­мәт­лек, уңыш­лар һәм һәр­чак юга­ры­лык­та бу­лу­ла­рын те­лә­де.

Ата-ана­лар исе­мен­нән җы­лы кот­лау сүз­лә­ре Нур Са­фиул­лин (аның кы­зы чы­га­ры­лыш сый­ныф­та укый) һәм Иль­яс Фәс­хет­ди­нов (аның улы 1 сый­ныф­ка ба­ра) чы­гыш­ла­рын­да яң­гы­ра­ды.

Ан­нан юга­ры сый­ныф уку­чы­ла­ры бик тәэ­сир­ле әдә­би-му­зы­каль ком­пози­ция күр­сәт­те­ләр, аңа бе­рен­че сый­ныф­лар да ку­шыл­ды­лар, хә­ер алар бе­раз оя­лып-тар­ты­нып чы­гыш яса­ды­лар, шу­лай да ши­гырь­ләр­не, җыр­лар­ны ос­та баш­кар­ды­лар. Абый­сы – 11 сый­ныф уку­чы­сы Алек­сей җил­кә­се­нә ку­нак­ла­ган бе­рен­че сый­ныф уку­чы­сы Ка­тя Пат­ри­ке­е­ва бе­рен­че кың­гы­рау чың­лат­кан­нан соң, ба­ла­лар сый­ныф бүл­мә­лә­ре­нә үт­те­ләр, ан­да исә РФ Конс­ти­ту­ци­я­сен ка­бул итү­гә 20 ел ту­лу­га ба­гыш­лан­ган бе­рен­че дәр­ес үт­те.

Бе­лем иле­нә сә­я­хәт баш­лан­ды, ба­ла­лар­ның һә­м­мә­се­нә уңыш­лар те­ли­без!

 

Азат МУ­СИН


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


UPDATE SC IDOL: TWO BECOME ONE


Maganda Quotes – tagalog Quotes – Inggit Quotes


Pokemon para colorear


Sapos para colorear


Tiwala Quotes and Selos Quotes Collections


Love with Heart Breaking Quotes


RE: Mutton Pies (frankie241)


Hato lada ym dei namar ka jingpyrshah jong U JJM Nichols Roy (Bah Joy) ngin...


EASY COME, EASY GO


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Smile Quotes


KASAMBAHAY BILL IN THE HOUSE


Girasoles para colorear


Presence Quotes – Positive Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Re:Mutton Pies (lleechef)


Ka longiing longsem kaba skhem bad kaba khlain ka pynlong kein ia ka...


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.


FORTUITOUS EVENT