Quantcast
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Проблемалар хәл ителә

Image may be NSFW.
Clik here to view.
Проблемалар хәл ителә

 

2012 ел­ның но­ябрь аен­да хә­бәр­дар­лык тарт­ма­ла­рын­нан алын­ган 8 хат­ка рәс­ми җа­вап­лар алын­ды. Без шу­шы хат­лар­да кү­тә­рел­гән проб­ле­ма­лар­га һәм алар бу­ен­ча ка­бул ител­гән ка­рар­лар­га кү­зә­тү ясый­быз.

Иң ак­ту­аль һәм бор­чы­ган нәр­сә – ул су­га ка­гы­лыш­лы проб­ле­ма. Крас­ный Ок­тябрь по­се­ло­гы­ның Яшь­ләр ура­мын­да яшәү­че­ләр су би­рү баш­ня­сын­да су ба­сы­мы­ның  тү­бән бу­луы сә­бәп­ле, өй­лә­рен­дә су бул­мау­дан зар­лан­ган­нар. Проб­ле­ма хәл ител­гән: Крас­ный Ок­тябрь авыл җир­ле­ге баш­лы­гы С.М. Еро­хи­на­ның рәс­ми җа­ва­бын­да 2012 ел­ның 19 но­яб­рен­дә “Я­ңа Чиш­мә ТКХ КПП” ҖЧҖ та­ра­фын­нан ис­ке су на­со­сы­ның ку­әт­ле­рә­ге­нә алыш­ты­ры­луы хә­бәр ите­лә.

Волчья Бис­тә­сен­дә яшәү­че­ләр дә су бе­лән тәэ­мин ите­лү то­ры­шын­нан ка­нә­гать тү­гел. Алар ел са­ен фев­раль ба­шын­нан алып май ае бет­кән­че авыл­ның күп­че­лек өле­ше үзәк суүт­кәр­геч трас­са­сы­ның ту­ңуы сә­бәп­ле су­сыз тил­ме­рә, авыл­да эш­ләү­че су ко­лон­ка­ла­ры бө­тен­ләй кал­ма­ды, дип яз­ган­нар. Авыл җир­ле­ге баш­лы­гы И.Н. Ули­тин 3 ко­лон­ка­ның (Мат­рос һәм Яшь­ләр ура­мын­да), Мат­рос ура­мын­да суүт­кәр­геч­нең ре­монт­ла­нуы ту­рын­да от­чет бир­гән. Яшь­ләр ура­мын­да 300 метр ара­да суүт­кәр­геч туф­рак бе­лән кү­мел­гән, бу эш 2013 елда да дә­вам итәчәк.

Ле­ни­но авы­лын­нан Җи­ңү­нең 40 ел­лы­гы ура­мын­да яшәү­че­ләр суүт­кәр­геч­нең ти­ше­леп, агып яту­ын хә­бәр ит­кән­нәр. Алар та­гын яз­гы су та­шу­лар чо­рын­да су юа (җә­е­лә) тор­ган җир­дә җәя­ү­ле­ләр кү­пер­че­ге ур­наш­ты­ру һәм урам­ның үтеп йө­ри тор­ган җи­рен тө­зек­лән­де­рү­дә яр­дәм со­ра­ган­нар. Авыл җир­ле­ге баш­лы­гы В.М. Ве­ре­тен­ни­ков ак­кан су­ның тук­та­ты­луы, кү­пер­чек ур­наш­ты­ры­лу ту­рын­да хә­бәр итә, урам­да юл­ны тө­зек­лән­де­рү якын ара­да хәл ите­лә­чәк (грунт алы­на­сы карь­ер бе­лән мәсь­ә­лә­не хәл итә­ләр).

Пет­ро­па­вел Бис­тә­сен­дә­ге Кү­лар­ты ура­мын­да 2 төр­кем ин­ва­лид В.П. Быст­ре­ни­на өе ту­ры­сын­да озак ва­кыт урам­ның як­тыр­тыл­ма­вы ис­кә алы­на. Авыл җир­ле­ге баш­лы­гы С.П. Дво­рец­кая “Де­ло” ҖЧҖ-тән электр­чы­лар бри­га­да­сы ча­кыр­ты­лу һәм трансформаторның ре­монт­ла­нуы ха­кын­да хә­бәр итә – хә­зер урам­да ут яна.

Ра­йон үзә­ген­дә­ге Ле­нин һәм Яшь­ләр урам­на­рын­да ур­наш­кан шәх­си йорт­лар­да яшәү­че­ләр ни өчен ТКХ бир­гән кви­тан­ци­я­ләр­гә кон­тей­нер мәй­дан­чык­ла­рын һәм йорт ти­рә­сен җы­еш­тыр­ган (тот­кан) өчен тү­ләү кер­тел­гән, дип кы­зык­сы­на­лар, югый­сә көн­кү­реш кал­дык­ла­рын ат­на­га 2 мәр­тә­бә мах­сус ма­ши­на җы­еп йө­ри, ә йорт ти­рә­сен­дә­ге чүп-чар­ны алар үз­лә­ре җы­еш­ты­ра­лар. ИЭ С.П. Нес­те­ров шәх­си сек­тор­да йорт  ти­рә­сен җы­еш­тыр­ган (тот­кан) өчен тү­ләү ка­рал­ма­ган, бу хез­мәт өчен хи­сап­ла­ныл­мый, дип җа­вап би­рә. “Ва­кыт­лы­ча кон­тей­нер ур­наш­тыр­ган урын­нар­да ККК по­ли­го­ны эш­че­лә­ре ти­рә-юнь­не җы­еш­ты­ра­лар. Ле­нин ура­мын­да яшәү­че­ләр өчен Ко­яш­лы, Кол­хоз, Ты­ныч­лык, Ур­ман урам­на­ры­на кон­тей­нер­лар ку­ел­ган, бу урам­нар Ле­нин ура­мы бе­лән ки­се­шә”, - ди­е­лә рәс­ми җа­вап­та.

Яңа Чиш­мә­дә яшәү­че бер га­и­лә өс­тен­нән ши­ка­ять бар – ул тө­зек­лән­де­рү ка­гый­дә­сен бо­за, ягъ­ни бик күп эт ас­рый, күр­ше­ләр­нең ты­ныч­лы­гын бо­за, дип яз­ган­нар.

Яңа Чиш­мә авыл җир­ле­ге БК җитәкчесе Н.В. Па­шу­тин әле­ге мәсь­ә­лә җә­мә­гать­че­лек  Со­ве­ты уты­ры­шын­да ка­рап тик­ше­рел­де, дип яз­ган. Ко­мис­сия тик­ше­реп-ка­рап йөр­гән ва­кыт­та эт­ләр “кө­тү­е” ачык­лан­ма­ган, тик, шу­лай бул­са да, әле­ге га­и­лә участ­ко­вый конт­ро­ле­нә алын­ган.

Кү­чем­ле һәм кү­чем­сез  ми­лек­не рәс­ми­ләш­те­рү бу­ен­ча ра­йон агент­лы­гы­на мө­рә­җә­гать итү­че ке­ше­ләр үз­лә­рен ал­дан­ган ке­ше­ләр дип исәп­ли­ләр: ”к­ли­ент­лар­дан ак­ча ала­лар, ә эш эш­лән­ми, “э­лек­ке­ге хез­мәт­кәр­ләр­гә хез­мәт хак­ла­ры тү­лән­ми”. Ши­ка­ять­ләр бу­ен­ча ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се­нең икъ­ти­сад бу­ен­ча урын­ба­са­ры На­деж­да Поп­ко­ва шәх­си эш­мә­кәр Е. тор­мыш дә­рә­җә­сен кү­тә­рү һәм ке­рем­нәр­не рәс­ми­ләш­те­рү бу­ен­ча ра­йон ве­домст­во­а­ра ко­мис­сия уты­ры­шы­на ике тап­кыр ча­кы­ры­лу­ын хә­бәр итә, әм­ма ул кил­мә­гән. Ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты та­ра­фын­нан ча­ра­лар ка­бул итү һәм шэ эш­чән­ле­ге­нә са­лым тик­ше­рүе үт­кә­рү үте­не­че бе­лән ра­йон про­ку­ро­ры­на һәм ТР бу­ен­ча 12 нче но­мер­лы ФНС МРИ-га хат җи­бә­рел­гән.

Шу­лай ук авы­ру­га ал­дан һәм кли­ник ди­аг­ноз кую  ва­кы­тын һәм юл­ла­рын аң­ла­ту бу­ен­ча та­биб та­ра­фын­нан дө­рес адым ясал­ма­вы ту­рын­да Яңа Чиш­мә РҮХ та­би­бы­на ка­ра­та ши­ка­ять бар иде. Та­биб К. РҮХ-дә баш­ка эш­лә­ми, үз те­лә­ге бе­лән эш­тән кит­кән.

Хә­бәр­дар­лык тарт­ма­ла­ры­на үзе­гез­нең проб­ле­ма­ла­ры­гыз ха­кын­да язы­гыз. Күр­гә­не­гез­чә, хат­лар­ның бер­се дә игъ­ти­бар­сыз кал­мый.


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Sapos para colorear


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


“BAHAY KUBO HUGOT”


Re:Mutton Pies (lleechef)


Ka longiing longsem kaba skhem bad kaba khlain ka pynlong kein ia ka...


EASY COME, EASY GO


HOY PANGIT, MAGBAYAD KA!


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Girasoles para colorear


Presence Quotes – Positive Quotes


“Tado” Jimenez Quotes Collections Online


Top 10 Best Tagalog Friendship Quotes and Sayings | mrbolero


“Mali man na ikaw ay ibigin ko, akoy iibig padin sayo”


RE: Mutton Pies (frankie241)


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.


Pokemon para colorear