Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Газ хезмәте: иң мөһиме - өзлексезлек һәм авариясезлек

$
0
0
Газ хезмәте: иң мөһиме - өзлексезлек һәм авариясезлек

 

Бы­ел ра­йон­ның газ хез­мә­те­нә 30 ел тул­ды. Бү­ген­ге­се көн­дә газ хез­мә­те ике – Яңа Чиш­мә һәм Шах­май­да­гы ав­то­мат газ көй­лә­геч стан­ци­я­лә­ре­нә хез­мәт күр­сә­тә. Нәкъ ме­нә алар ар­кы­лы кул­ла­ну­чы­лар­га өз­лек­сез зәң­гәр ягу­лык би­рү эш­лә­ре  алып ба­ры­ла.

- Үт­кән ел­да без­нең хез­мәт та­ра­фын­нан 29 млн. куб метр­га якын газ би­рел­гән, 2013 ел өчен дә якын­ча шул ук кү­ләм­дә­ге газ исәп­лә­не­лә­чәк. Ра­йон­да 21 газ би­рү пунк­ты һәм 46 шкаф көй­лә­геч пункт­лар бар.  Без 5520 або­нент­ка хез­мәт күр­сә­тә­без, бү­ген­ге­се көн­дә 4866 да­нә газ кул­ла­ну­ны исәп­кә алу при­бо­ры бар, -  дип сөй­лә­де газ хез­мә­те на­чаль­ни­гы, 18 ел эш ста­жы бул­ган  Вла­ди­мир Ду­на­ев. – Газ хез­мә­те шта­тын­да 73 хез­мәт­кәр, мо­ңа шу­лай ук сле­сарь­лар да ке­рә (алар һәр то­рак пункт­та да бар). Хә­зер Крас­ный Ок­тябрь­дә, Анд­ре­ев­ка­да, Ека­те­ри­нов­ка­да­гы җир өс­тен­нән үтә тор­ган газ үт­кәр­геч­ләр­гә ка­пи­таль ре­монт эш­лә­ре алып ба­ры­ла.

Хез­мәт­кәр­ләр­нең күп­че­ле­ге ур­та яшь­тә­ге ке­ше­ләр һәм ме­нә шу­ңа да алар­ны ал­маш­ты­рыр­га һө­нә­ри өй­рә­нү­ләр үт­кән яшь бел­геч­ләр ки­лә, бы­ел да шун­дый өч бел­геч эш­кә ка­бул ител­гән.

Газ җи­һаз­ла­ры­на тех­ник ка­рау үт­кә­рү ту­лы­сын­ча газ хез­мә­те өле­ше­нә ту­ры ки­лә – һәр объ­ект­ка кат­гый рә­веш­тә гра­фик бу­ен­ча  хез­мәт күр­сә­те­лә һәм эш­че­ләр­гә ка­ра­та та­ләп­ләр дә бик юга­ры. Газ җи­һаз­ла­ры ыша­ныч­лы һәм ава­ри­я­ләр бө­тен­ләй юк. Бар нәр­сә са­гын­да “04” хез­мә­те то­ра, бу -  ава­рия – дис­пет­чер­лык хез­мә­те фи­ли­а­лы (АДХФ). Алар­ның хез­мәт ва­зый­фа­ла­ры­на ава­рия нә­ти­җә­лә­рен җә­ел­дер­мәү һәм бе­те­рү ке­рә. АДХФ дис­пет­че­ры Тать­я­на Бу­ше­не­ва хез­мәт­тә – 15 ел, ава­рия за­яв­ка­ла­ры бу­ен­ча (алар бик аз бу­ла – һәм бу бар­лык газ хез­мә­те эше­нең уңай күр­сәт­ке­че) ава­рия бри­га­да­сы ашы­гыч рә­веш­тә эш­кә куз­га­ла. Алек­сандр Ера­шов бри­га­да­сы – сле­сарь Ана­то­лий Куз­не­цов һәм шо­фер Гос­ман Га­фи­я­тов газ­ның сар­кып юга­лу­ын тук­та­ту­га һәр­чак әзер­ләр.

 

Ла­ри­са Фе­до­ро­ва.


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824