Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Татарстан- безнең уртак йортыбыз

$
0
0
Татарстан- безнең уртак йортыбыз

 

Күп мил­ләт­ле Та­тарс­та­ны­быз - ку­нак­чыл рес­пуб­ли­ка, шу­ңа да кү­чеп ки­лү­че­ләр­нең кү­бе­се, шул исәп­тә элек­ке­ге со­юз­даш рес­пуб­ли­ка­лар­дан кай­ту­чы­лар да да­и­ми яшәү уры­ны итеп Та­тарс­тан­ны сай­лый. Мон­нан 14 ел элек Та­җикс­тан­нан кил­гән Юныс Хәй­дә­ров һәм Шо­и­ра Хам­ро­бо­е­ва га­и­лә­се өчен Яңа Чиш­мә җи­ре икен­че ке­че ва­тан­га әве­рел­гән.

Хә­ер сай­лау оч­рак­лы бул­ма­ган. Шо­и­ра­ның ка­е­на­на­сы (мил­лә­те бу­ен­ча та­тар) Ак­су­бай ра­йо­ны­ның Ис­ке Иб­рай авы­лын­нан бу­ла. Яшь ча­гын­да ул Ле­ни­на­бад шә­һә­ре­нә Ур­та Ази­я­гә кит­кән, та­җик ке­ше­се­нә кия­ү­гә чык­кан, го­ме­ре буе шун­да яшә­гән. Әни­лә­ре үл­гән­нән соң 2000 ел­да га­и­лә­дә­ге кай­бер сә­бәп­ләр бу­ен­ча аның улы Юныс ха­ты­ны Шо­и­ра һәм өч ай­лык кы­зы бе­лән әни­се­нең ту­ган ягы­на кай­тыр­га ка­рар ит­кән­. Кай­тып төп­лә­нү уры­ны итеп Яңа Чиш­мә­не сай­лый­лар, мон­да Юныс­ның ике ту­ган апа­сы яши.

- Әл­бәт­тә, бе­рен­че ике ел­да бик авыр бул­ды. Ия­лән­дек. Яшәп то­ру өчен то­рак алып тор­дык, эш бе­лән проб­ле­ма­лар бул­ды, үзе­без эз­лә­дек, ты­рыш­тык. Баш­та фер­ма­да эш­лә­дем: сы­ер сау­дым, ка­ра­выл­чы идем. Со­ңын­нан – “Маль­ви­на” ка­фе­сын­да, бел­геч­ле­гем бу­ен­ча пе­шек­че мин. Ак­ча җи­теш­мә­де, хез­мәт ха­кым – 1300 сум иде. Ирем өс­тә­мә эш­тә- тө­зе­леш­тә эш­лә­де.

2005 ел­да алар­ның ул­ла­ры Мин­ти­мер туа, га­и­лә­гә аяк­ка ба­сар­га ки­рәк: үз йор­тың­ны бул­ды­рыр­га, ба­ла­лар­ны аша­тыр­га һәм үс­те­рер­гә ки­рәк һәм 2007 ел­да ир­ле-ха­тын­лы бу ке­ше­ләр эш­мә­кәр­лек юлын сай­лый­лар. Урам­да сәү­дә итү бе­лән шө­гыль­лә­нер­гә ни­ят­ли­ләр – көнь­як яшел­чә-җи­ләк җи­меш­лә­ре бе­лән са­ту итә баш­лый­лар. Баш­та кар­быз, ка­вын, пер­сик, хөр­мә һ.б. алар Ка­зан­да са­та­лар, әм­ма тиз­дән шә­һәр­дә әле­ге то­вар­лар бе­лән урам­да сәү­дә итү­не ты­я­лар һәм алар Яңа Чиш­мә­гә кай­та­лар. Бер­ни­ка­дәр тәҗ­ри­бә туп­лый­лар һәм алар­ның көнь­як ми­ни­ба­зар­чы­гы мон­да да ки­ңәя баш­лый. Шо­и­ра­ны һәр көн­не - яң­гыр­да да, кар­лы сал­кын көн­нәр­дә дә үз эш уры­нын­да кү­рер­гә мөм­кин. Хә­зер алар Шах­май­да­гы ис­ке йорт уры­ны­на (мон­да алар Ка­зан­нан кайт­кач яши баш­лый­лар) яңа йорт тө­зи­ләр. Күп­тән тү­гел Яңа Чиш­мә­дә ис­ке йорт ал­ган­нар, би­ре­дә Юныс­ның абый­сы йор­ты янә­шә­сен­дә өй тө­зер­гә ни­ят­ли­ләр, аны 2004 ел­да га­и­лә­се бе­лән Ле­ни­на­бад­тан кай­тарт­кан­нар. Ике ел­дан соң Шо­и­ра­ның кыз ту­га­ны Са­о­дат га­и­лә­се бе­лән кү­чеп кайт­кан. Нә­сел­лә­ре бе­лән бер­гә туп­лан­ган­нар. Шо­и­ра сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, алар­га би­ре­дә яшәү­че ке­ше­ләр, та­би­гать, кли­мат, яшәү шарт­ла­ры ошый икән. Ә хез­мәт сө­ю­чән­лек алар­га Хо­дай­дан би­рел­гән. Ир бе­лән ха­тын то­вар­лар­ны Рә­сәй­нең төр­ле тө­бәк­лә­рен­нән та­шый­лар, үз бак­ча­ла­рын­да да үс­те­рә­ләр. Шо­и­ра бы­ел 6 су­тый җир­гә кы­яр чәч­кән, уңы­шы да мул бул­ган: са­тар­га да, кыш­кы­га тоз­лар­га да җит­кән. Җир­ле ха­лык ке­бек бә­рәң­ге дә утыр­та­лар, аны га­и­лә­лә­ре бе­лән эш­кәр­тә­ләр. Яңа Чиш­мә­дә­ге өй­лә­ре янын­да под­вал тө­зе­гән­нәр, бө­тен нәр­сә­не шун­да сак­лый­лар. Шах­май­да да зур бак­ча­ла­ры бар, ул да буш тор­ма­я­чак. Шо­и­ра үзе рус­ча әй­бәт бе­лә, 14 ел элек бу нис­бәт­тән проб­ле­ма бу­лу­ы­на ыша­на­сы да кил­ми.

- Бик на­чар сөй­лә­шә, аң­ла­мый идем. Хә­зер Яңа Чиш­мә­дә­ге, Шах­май­да­гы күр­ше­лә­рем, ха­лык бе­лән җи­ңел ара­ла­шам, урыс­ча да, та­тар­ча да бе­ләм. Өй­дә ба­ла­лар­га ти­рә-юнь­дә­ге­ләр бе­лән ара­ла­шу җи­ңел­рәк бул­сын өчен урыс­ча сөй­лә­шә­без. Хә­зер кы­зы­быз Ша­һи­дә бе­лән улы­быз Мин­ти­мер Шах­май мәк­тә­бен­дә (та­тар­ча) укый­лар, кы­зы­быз баш­лан­гыч мәк­тәп­кә Яңа Чиш­мә­гә йөр­де. Әй­бәт укый­лар, алар­га да би­ре­дә яшәү ошый. Ту­ган  ил­лә­ре Ле­ни­на­бад­та абый­ла­ры, апа­ла­ры, әти-әни­лә­ре яши, бу га­и­лә ел­га 2 мәр­тә­бә бул­са да кай­тып, ту­ган­на­ры­ның хәл­лә­рен бе­лер­гә ты­ры­ша. Та­җикс­тан­нан ку­нак­лар үз­лә­ре­нә еш ки­лә икән. Уз­ган ел Шо­и­ра­ның әти­се (бе­рен­че мәр­тә­бә) кил­гән, бы­ел әни­се бу­лып кит­кән. Ике­се­нә дә би­ре­дә­ге тор­мыш оша­ган.

- Алар­га шул чак­лы оша­ды ки, елы­на 2 мәр­тә­бә: язын һәм кө­зен ки­лер­гә бул­ды­лар. Ә без яши­без, эш­ли­без, ты­ры­ша­быз.

Әгәр ке­ше бул­дык­лы, эш сө­ю­чән, ачык кү­ңел­ле икән, ул һәр­чак тор­мыш­та үз ди­гә­не­нә ире­шә, авыр­лык­лар­ны җи­ңеп яши. Бу га­и­лә шун­дый­лар­ның ми­са­лы.

Оль­га ИВА­НО­ВА


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


“BAHAY KUBO HUGOT”


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.