
Яңа Чишмә районында ел саен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе үткәрелә.
“Кайгырту” ХСХКҮ әйберләр һәм канцелярия товарлары җыя. Кирәкле мәгълүматны 8(84348) 2-21-75 телефоны аша алырга мөмкин.
Үзәк урнашкан урын: Яңа Чишмә авылы, май урамы, 5 йорт.
Бүгенгесе көнгә районда мәктәпкә укырга керүче 115 баланың гаиләсенә ярдәм кирәк.
Гади халыкны да, оешмаларны, эшмәкәрләрне шушы акциядә катнашырга чакырабыз. Җыелган акчага мәктәп укучыларына һәм мәктәп өчен кирәк-яраклар алыначак.