Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Бәйрәм киң колач алды

$
0
0
Бәйрәм киң колач алды

 

Ка­зан­да үт­кән бәй­рәм тө­зе­леш ке­бек киң ко­лач ал­ды. Ка­зан­ның үзәк мәй­да­нын­да зур бәй­рәм – Тө­зү­че­ләр кө­не бил­ге­ләп үтел­де. Ал­дан фа­раз­лан­ган­ча, рес­пуб­ли­ка әһә­ми­я­тен­дә­ге бү­ләк­ләр­гә һәм хөр­мәт­ләү­гә, ни­гез­дә, Ка­зан­да Уни­вер­си­а­да объ­ект­ла­ры тө­зе­ле­ше­нә зур өлеш керт­кән тө­зү­че­ләр ла­ек бул­ды.

 

Бәй­рәм­дә без­нең ра­йон тө­зү­че­лә­рен дә хөр­мәт­лә­де­ләр. ТРның Тө­зе­леш, ар­хи­тек­ту­ра һәм ТКХ ми­нистр­лы­гы­ның рәх­мәт хат­ла­ры ХХVII Бө­тен­дөнья җәй­ге Уни­вер­си­а­да объ­ект­ла­ры тө­зе­ле­ше­нә шәх­си өлеш керт­кән һәм на­мус­лы хез­мәт­лә­ре өчен баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се­нең инф­раст­рук­ту­ра үсе­ше бу­ен­ча урын­ба­са­ры Мәх­мүт Го­мә­ров­ка, Ак­бү­ре авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Җәү­дәт Җә­лә­лет­ди­нов, РҮХ баш та­би­бы­ның ху­җа­лык эш­лә­ре бу­ен­ча урын­ба­са­ры Рә­фис За­ки­ров, МУП УК ин­же­нер-тех­ник Ләй­сән Ис­мә­гый­ле­ва, “Ст­рой­сер­вис” ЯАҖ бал­та ос­та­сы Вә­сил Ла­тый­пов, “Ст­рой­сер­вис” ЯАҖ шту­ка­тур-буя­у­чы­ла­ры Ма­ри­на Нау­мо­ва бе­лән Ве­не­ра Пав­ло­ва, “Чиш­мә-сер­вис” ҖЧҖ ди­рек­то­ры Шәү­кәт Са­би­ров, БЯСМ тре­не­ры Сер­гей Фи­но­ген­тов һәм Ту­был­гы Тау АҖ баш­лы­гы Фә­рит Фәт­та­хов­ка тап­шы­рыл­ды. Бү­ләк­ләр­не ТР ми­нист­ры­ның тө­зе­леш бу­ен­ча урын­ба­са­ры Юрий Аля­шев тап­шыр­ды.

Бәй­рәм­нең тан­та­на­лы өле­шен мә­дә­ни-кү­ңел ачу ча­ра­ла­ры би­зә­де. Тө­зү­че­ләр де­ле­га­ци­я­сен ар­тист­лар труп­па­сы оза­та бар­ды, аның сос­та­вы­на ра­йон­да та­ныл­ган ар­тист­лар: Ири­на Сли­мо­ва, Зи­на­и­да Кон­де­е­ва, Ил­сө­яр Дәү­ләт­ши­на, Гөл­наз На­сый­ро­ва, Гө­лү­сә Сөн­га­тул­ли­на, “Ар­хан­гельс­кая кра­са” ха­лык ан­самб­ле (җи­тәк­че­се На­талья Та­ро­ти­на) кер­де.

Бәй­рәм­не алып ба­ру­чы­лар яңа­чиш­мә­ле­ләр­нең оеш­кан­лы­гын бил­ге­ләп үт­те­ләр. “Бү­ләк­ләү це­ре­мо­ни­я­се һәм сез­нең кат­на­шу­ы­гыз­да кон­церт юга­ры дә­рә­җә­дә үт­те”, - ди­де­ләр алар.  Төп мәй­дан­да, Әл­ки, Алек­се­евск һәм Ба­лык Бис­тә­се “йорт­ла­ры” бе­лән бер­ләш­те­рел­гән Яңа Чиш­мә ра­йо­ны иха­та­сын­да зур бәй­рәм тан­та­на­сы ал­дын­нан Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов бул­ды. Аны ал­да әй­теп үтел­гән му­ни­ци­паль ра­йон баш­лык­ла­ры кар­шы ал­ды.

Бар­лык­ка ки­те­рү (тө­зү) - тө­зү­че­ләр һө­нә­ре: алар эш­ли дә, бәй­рәм дә итә бе­лә­ләр. Әле­ге ча­ра­да тө­зү тех­ни­ка­сы һәм ма­те­ри­ал­ла­рын­нан ясал­ган бай­так кы­на кы­зык­лы һәм ма­вык­тыр­гыч нәр­сә­ләр бар иде, алар яр­дә­мен­дә шу­шы һө­нәр ия­лә­ре үз­лә­ре­нең ос­та­лык­ла­рын һәм ори­ги­наль­лек­лә­рен күр­сәт­те­ләр. Мон­да без трак­тор-тө­я­геч­ләр­нең ма­тур бию­ен һәм экс­ка­ва­тор­чы­ның юве­лир эшен – экс­ка­ва­тор чү­ме­че бе­лән бо­кал­да­гы йо­мыр­ка­ны ва­ту­ны һәм чү­меч­кә җай­лаш­ты­рып ку­ел­ган бас­кет­бол кәр­зи­нен (те­лә­ге бул­ган һәр ке­ше аңа туп ыр­гы­та ала иде) күр­де­ләр. Бо­лар­ның ба­ры­сын да үз күз­лә­рең бе­лән кү­рер өчен ва­кыт та кыз­га­ныч тү­гел иде.

Зур бәй­рәм һа­ва­га төр­ле төс­тә­ге шар­лар очы­ру бе­лән тө­гәл­лән­де. Ә ки­чен ка­зан­лы­лар һәм баш­ка­ла ку­нак­ла­ры өчен зур кон­церт бул­ды.

Ка­зан­да үт­кән бәй­рәм ча­ра­сын ча­гыл­дыр­ган баш­ка рә­сем­нәр­не  novoshishminsk.ru сай­тын­нан ка­рый ала­сыз.

Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


“BAHAY KUBO HUGOT”


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.