Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

«Спорт – ул минем тормышым»

$
0
0
 «Спорт – ул минем тормышым»

 

Яңа Чиш­мә­дә­ге БЯСМ тре­не­ры Ва­ле­рий Куз­не­цов­ны һич ике­лә­нү­сез уни­вер­саль тре­нер дип атар­га мөм­кин. Ул спорт­ның төр­ле төр­лә­ре – фут­бол, во­лей­бол, бас­кет­бол, хок­кей һ.б. бу­ен­ча көч­ле ко­ман­да хә­зер­ли ала. Бе­ле­мен һәм хә­зер­ле­ген ул Әл­мәт­тә­ге фи­зик куль­ту­ра тех­ни­ку­мын­да чар­ла­ган, тәҗ­ри­бә­се дә җи­тәр­лек – 17 ел ра­йон­да­гы ба­ла­лар спорт оеш­ма­сын­да эш­ли.

Нәкъ ме­нә 17 ел ул бу­ла­чак спорт­чы­лар, ра­йон һәм рес­пуб­ли­ка чем­пи­он­на­ры, көч­ле, фи­зик як­тан чы­дам егет­ләр тәр­би­я­ли, нәкъ ме­нә аның яр­дә­ме бе­лән бу яшь­ләр спорт бе­лән дус­лаш­кан. Ул – Яңа Чиш­мә ба­ла­лар-яшүс­мер­ләр спорт мәк­тә­бе ое­шу­ның ба­шын­да тор­ган ке­ше ди­яр­гә дә мөм­кин. Тех­ни­кум тә­мам­лап кайт­кач, ул өч ел яшь ту­рист­лар стан­ци­я­сен җи­тәк­ли, ан­нан  ба­ла­лар-яшүс­мер­ләр фи­зик хә­зер­лек клу­бын (ДЮКФП) әй­ди, 2006 ел­да ул БЯСМ итеп үз­гәр­те­лә.  Ва­ле­рий Вик­то­ро­вич бе­рүк ва­кыт­та ди­рек­тор ва­зый­фа­сын да уңыш­лы баш­ка­ра, ак­тив тре­нер бу­лып та то­ра. 2011 ел­дан БЯСМ ди­рек­то­ры урын­ба­са­ры бу­ла­рак ул җа­ны-тә­не бе­лән укы­ту-тәр­бия эше­нә чу­ма. Мәк­тәп­тә чак­та ук ул һө­нәр сай­лау­да ике­лән­ми, физ­куль­ту­ра бе­лән спорт­ны ярат­кан­га үзе укы­ган Яңа Чиш­мә гим­на­зи­я­сен­дә физ­куль­ту­ра укы­ту­чы­сы бу­лып эш­ли баш­лый, ТИН дә­рес­лә­ре дә укы­та. Хә­зер Ва­ле­рий Вик­то­ро­вич бас­кет­бол бу­ен­ча уку­чы­лар ко­ман­да­сын өй­рә­тә. Күп­тән тү­гел иреш­кән уңыш­ла­ры – җи­ңү­лә­ре – уку­чы­лар ко­ман­да­ла­ры ара­сын­да­гы рес­пуб­ли­ка Спар­та­ки­а­да­сын­да икен­че урын. Аның җи­тәк­че­ле­ген­дә шу­лай ук 17 һәм ан­нан да өл­кән­рәк яшь­тә­ге яшүс­мер­ләр­дән тор­ган 5 во­лей­бол ко­ман­да­сы шө­гыль­лә­нә, алар Яңа Чиш­мә ра­йо­ны авыл җир­лек­лә­ре ара­сын­да бер­ни­чә мәр­тә­бә чем­пи­он бул­ган­нар.

- Спорт – ул ми­нем тор­мы­шым, аң­лы рә­веш­тә сай­лан­ган юл. Эш­тә ба­ла­лар бе­лән ара­ла­шу бик тә ошый, алар бе­лән бер­гә ат­лар­га ты­ры­шам. Алар бе­лән за­ня­ти­е­ләр үт­кә­рү ар­ка­сын­да үзем­не дә то­нус­та то­там.

Ул чит­тән то­рып Ка­зан икъ­ти­сад,  ида­рә һәм хо­кук инс­ти­ту­тын­да юга­ры бе­лем ал­ган. Ба­ла­лар спорт ярыш­ла­рын­да (ве­лок­росс, чаң­гы һ.б.) ак­тив кат­на­шу­чы 14 яшь­лек кы­зы Уль­я­на­да да спорт­ка ка­ра­та мә­хәб­бәт тәр­би­я­лә­гән. Ха­ты­ны Оль­га да ире бе­лән кыз­ла­ры­ның ма­вы­гу­ын хуп­лый.

Яңа уку елы баш­ла­ныр­га да күп кал­ма­ды, тиз­дән БЯСМ-гә йө­рү­че­ләр спорт бе­лән шө­гыль­лә­нер­гә ки­лә­чәк, тре­нер­лар һәм бү­ген­ге ге­ро­е­быз яр­дә­мен­дә алар­ны ал­да яңа спорт ка­за­ныш­ла­ры кө­тә.

 

Оль­га ИВА­НО­ВА


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


“BAHAY KUBO HUGOT”


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.