Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Чын ярату бер генә була

$
0
0
Чын ярату бер генә була

 

Ле­ни­но авы­лы чи­тен­дә электр бе­лән ра­ди­о­дан ка­ла бер­нин­ди уңай­лык­ла­ры бул­ма­ган кеч­ке­нә ге­нә агач өй­дә Але­ши­на Ан­на Ми­хай­лов­на го­мер ки­че­рә. 19 ав­густ­та аңа 90 яшь тул­а.

Җәй­лә­рен ул шә­һәр­дә яшәү­че улы яр­дә­мен­дә утыр­тыл­ган яшел­чә­ләр үс­те­рә, та­вык­лар ка­рый, кә­җә­сен са­ва. Шу­шы эш­ләр бе­лән шө­гыль­лә­неп көн­нә­ре үтә, күз­лә­ре на­чар күр­гән­гә те­ле­ви­зор да ка­рый ал­мый, ра­ди­о­дан һа­ва то­ры­шын гы­на тың­лый.

“Кыш­ла­рын көн­нәр кыс­ка, ә эш күп, - ди Ан­на Ми­хай­лов­на. “Өй­не җы­лы­ту өчен ике тап­кыр мич ягам, утын кер­тәм, ко­е­дан су алып ке­рәм, мал­ла­ры­ма су эчер­тәм, бо­дай си­бәм, пе­чән би­рәм – бер ку­лым бе­лән утын кү­тәр­сәм, икен­че­се бе­лән сте­на­га то­ты­нам, шу­лай кө­нем үтә. Ба­шым гел авыр­та, бик еш әй­лә­нә, аяк­та ба­сып то­ра ал­мыйм”, - ди. Бо­лар элек­ке­ге трав­ма га­лә­мә­те… Кол­хоз­да төр­ле эш­ләр­дә эш­лә­гән Ан­на кыш­ла­рын бри­га­да бе­лән ур­ман хә­зер­ләү эшен­дә бул­ган. Бер­ва­кыт кис­кән агач сы­нып ава һәм ка­лын бо­та­гы яшь ха­тын­ның ба­шы­на тө­шә. Та­биб­лар Ан­на­ның тор­мы­шын сак­лап ка­ла­лар, Чис­тай док­то­ры аңа: “Бә­хе­тең бар икән, хә­зер озак яшәр­сең, тик ба­шың авыр­та тор­ган бу­лыр”, -ди. Ан­на Ми­хай­лов­на бу авыр­ту­га күп­тән кү­нек­кән. Яз­мы­шы ту­рын­да сөй­лә­гән­дә аны баш­ка нәр­сә бор­чуы си­зе­лә.

Ун­җи­де яшь­лек Ан­на авыл­да­гы ятим бер егет­кә кия­ү­гә чы­га. Бер ел әти-әни­лә­ре янын­да яши­ләр. 41 нче ел­ны Ан­на­ның әти­сен һәм ирен су­гыш­ка ала­лар. Бә­хет­кә, ике­се дә су­гыш­тан исән-имин әй­лә­неп кай­та­лар, тик бер ел­дан ире Ан­на­ны таш­лап баш­ка ха­тын­га ки­тә. Бу ва­кыт­та Ан­на ан­нан ба­ла кө­тә. Ба­ла­чак­та аның улы Ко­ля ту­ган ага­сын әти дип атый. Ага­сы исә ма­лай­га тех­ни­ка сер­лә­рен өй­рә­тә, шу­ңа да Ни­ко­лай бик баш­лы, эш­чән егет бу­лып үсә. Элек­ке­ге ире бер­ни­чә мәр­тә­бә ки­ре кай­тыр­га да те­ли, тик яшь ха­тын аңа йө­рә­ге бе­лән тү­гел, акы­лы бе­лән: “Бер кит­кәч, та­гын ки­тү­ең бар”, - дип җа­вап би­рә. “Ә­ле икен­че ха­ты­нын­да кы­зы­ да үсеп ки­лә”, - дип сөй­ли Ан­на Ми­хай­лов­на. “Ү­сеп буй җит­кәч ке­нә кы­зын күр­дем, бик әй­бәт, ма­тур кыз, улым бе­лән ара­ла­ша­лар, бер­гә­ләп ми­нем ян­га да кайт­ты­лар, хә­зер ул Пет­ро­па­вел Бис­тә­сен­дә яши”.

Тор­мыш авыр­лык­ла­ры һәм шат­лык-сө­е­неч­лә­ре ту­рын­да сөй­лә­гән­дә Ан­на Ми­хай­лов­на, үзе дә сиз­мәс­тән, гел үзе­нең бер­дән­бер, ае­рыл­ган ире­нең исе­ме­нә әй­лә­неп кайт­ты. Аның хәр­би ки­ем­нән төш­кән фо­то­рә­се­мен күр­сә­теп: “У­лы­быз әти­се­нә нык ох­ша­ган”, - ди­де. Ире ту­рын­да ба­рын да бул­ма­са да, күп нәр­сә бе­лә. Хә­зер ин­де үл­гән бул­са да, төш­лә­ре­нә ке­рә икән. Бер­ва­кыт аен, кө­нен әй­теп аны алыр­га ки­лер­гә вәгъ­дә ит­кән. “Ин­де ике ел фев­раль ае үт­те – ул кил­мә­де”,- дип ел­мая Ан­на Ми­хай­лов­на. Ни өчен яшь, чи­бәр ха­тын­ның баш­ка кия­ү­гә чык­ма­вы аң­ла­шы­ла­дыр. Ке­че­рәк ке­нә бә­дән­ле бу ха­тын авыр кол­хоз эше­нә йө­реп, үз йор­тын тө­зеп, иң­баш­ла­ры­на кү­тә­реп чы­бык-ча­бык та­шып, кич­лә­рен авыл кыз­ла­ры­на ма­тур итеп күл­мәк­ләр, коф­та­лар, ха­лат­лар те­геп го­ме­рен үт­кәр­гән. Ул җан яра­сын, ял­гыз­лык ачы­сын эш бе­лән ба­сар­га ты­рыш­кан. Ле­ни­но авы­лын­да Ню­ра әби­не (авыл­даш­ла­ры шу­лай дип атый­лар) өл­кән яшь­тә­ге­ләр бар да бе­лә. Тый­нак кы­на, са­быр ха­тын Ал­лаһ бир­гән һә­вәс­ле­ге бе­лән дан ка­за­на – кыз­лар­га ки­ем­нәр те­гә. Ә те­гү эше бе­лән оч­рак­лы гы­на шө­гыль­лә­нә баш­лый. Әти-әни­се бе­лән бер йорт­та яшә­гән­дә ике сы­ер ас­рый­лар, за­кон бу­ен­ча бер ге­нә сы­ер ти­еш­ле, шу­лай итеп, сы­ер­ның карт­ыра­гын са­тар­га ту­ры ки­лә. Сы­ер ак­ча­сын­а әти-әни­се Ан­на­га: “Те­гү ма­ши­на­сы ал – ки­рә­ге чы­гар”, -ди­ләр. “Мин җеп­не кая ки­ер­тә­сен дә бел­ми идем, “күр­ше ха­ты­ны күр­сәт­те. Ки­сәр­гә, те­гәр­гә үзен­нән-үзе өй­рән­дем. Бе­рен­че күл­мәк­не үзе­мә, ан­нан дус кы­зы­ма, икен­че­се­нә тек­тем. Шун­нан да­ным кит­те. Ке­рә­шен мо­да яра­ту­чы­ла­ры бер­сен­нән-бер­се уз­ды­рып за­каз би­рә баш­ла­ды­лар. Мин әле дә те­гәр идем, кул­ла­рым­ның эш­ли­се ки­лә, күз­лә­рем ге­нә на­чар кү­рә­ләр”, – ди әби. Ан­на Ми­хай­лов­на­ның юби­лее кө­нен­дә Ле­ни­но авы­лы җир­ле­ге вә­кил­лә­ре өе­нә бү­ләк алып ки­леп, му­зы­каль кот­лау­лар иреш­те­рә­чәк­ләр. Алар ку­нак­чыл, ара­ла­шу­чан кар­чык нык шат­ла­ныр, дип ыша­на­лар.

Ла­ри­са Фе­до­ро­ва


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


“BAHAY KUBO HUGOT”


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.