
ТР Президенты әмере белән Яңа Чишмә муниципаль районының “Акъяр авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге башлыгы Гайнуллин Данияр Сәгыйть улы җирле үзидарә органнарында күпьеллык намуслы хезмәте, районның социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен “Татарстан Республикасында җирле үзидарә үсешендәге хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнгән.
Без аны лаеклы бүләге белән тәбрик итәбез, киләчәктә дә зур уңышларга ирешүен, исәнлек-саулык һәм шәхси тормышында бәхет телибез.