
24 июньгә сөт сату 2012 ел дәрәҗәсенә карата 102 процент тәшкил итә, ягъни 500 килограммга күбрәк.
Республика сводкасында безнең район 15 урында (43 район арасыннан), күршеләребез: аксубайлылар – 30, чистайлылар – 14, Түбән Кама – 8, ә чирмешәнлеләр соңгы 43 урында тора.
Югары сортлы сөт күләме кимегән, II сортлы сөт тә бар, ә бит өстәмә субсидияләр фәкать югары сортлы (1 кг сөт өчен 0,89 тиен) һәм I сорт өчен генә (0,19 тиен) бирелә.Бу атнада көзен ашату өчен 1 баш сыерга 10 сутый исәбеннән рапс чәчүне төгәлләргә кирәк.