Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Кеше хокукы – яклауда

$
0
0
Кеше хокукы – яклауда

 

Си­шәм­бе көн­не, 16 июль­дә, Яңа Чиш­мә­дә ТР-да Ке­ше хо­кук­ла­рын як­лау бу­ен­ча вә­кил – Са­бурс­кая Сә­рия Ха­рис кы­зы граж­дан­нар­ны ка­бул итеп, алар­ның со­рау­ла­ры­на һәм ши­ка­ять­лә­ре­нә җа­вап­лар бир­де.

С.Х. Са­бурс­ка­я­ның ра­йон­га бе­рен­че ге­нә ки­лүе тү­гел, шу­ңа да ул Яңа Чиш­мә­дә­ге үз­гә­реш­ләр­не, аның чә­чәк ату­ын, яңа тө­зе­леш­лә­рен, ха­лык өчен со­ци­аль шарт­лар ту­ды­ры­лу­ын кү­реп сө­ен­де. Бе­рен­че эш итеп ул өл­кән­нәр һәм ин­ва­лид­лар өчен Ин­тер­нат-йорт­та бул­ды, соң­гы 8 ел­да бу объ­ект уңай як­ка нык үз­гәр­гән, дип бил­ге­ләп үт­те ул. Карт­лар йор­тын­да яшәү­че­ләр һәм пер­со­нал бе­лән ара­лаш­кан вә­кил би­ре­дә яшәү­че­ләр – яшәү, эш­ләү­че­ләр эш шарт­ла­рын­нан ка­нә­гать, ди­гән нә­ти­җә­гә кил­де. По­ли­ция бү­лек­чә­сен­дә ул ки­зү то­ру бү­ле­ген­дә­ге хез­мәт­кәр­ләр­нең хез­мәт шарт­ла­ры, хо­кук бо­зу­чы­лар­ны ва­кыт­лы­ча тот­кар­лау (то­ту) бүл­мә­се бе­лән та­ныш­ты: бар да нор­ма­лар­га һәм ка­гый­дә­ләр­гә ту­ры ки­лә.

РҮХ-дә та­ны­шу вә­кил­нең күп ва­кы­тын ал­ды. Би­ре­дә Сә­рия Ха­рис кы­зы ка­ты авы­ру­лар­га яр­дәм күр­сә­тү бе­лән ае­ру­ча кы­зык­сын­ды, мах­сус  па­ла­та­ны, ал­ко­голь бе­лән агу­лан­ган ке­ше­ләр­гә яр­дәм күр­сә­тү па­ла­та­сын ка­рап чык­ты, Ка­зан кли­ни­ка­ла­ры бе­лән ча­гыш­ты­рып, Яңа Чиш­мә РҮХ-дә шарт­лар­ның уңай­рак бу­лу­ын бел­дер­де. Сә­рия Са­бурс­ка­я­ны ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ва­лен­ти­на Се­ме­няк һәм ра­йон­да Ке­ше хо­кук­ла­рын як­лау бу­ен­ча вә­кил Кад­рия На­сый­ро­ва оза­тып йөр­де. Вәгъ­дә ител­гән­чә, граж­дан­нар­ны ка­бул итү ра­йон ха­ки­ми­я­те би­на­сын­да нәкъ сә­гать 11 дә баш­лан­ды. Ка­бул итү­гә 7 граж­дан языл­ган иде һәм алар­ның һәм­мә­се тың­лан­ды, кай­бер оч­рак­лар­да яр­дәм урын­да ук күр­сә­тел­де. Әй­тик,  Яңа Чиш­мә­дә яшәү­че (Тү­бән Ка­ма­да тер­кәл­гән) бер яшь­лек ба­ла­ның әни­се ай са­ен ала тор­ган по­со­бие рәс­ми­ләш­те­рә ал­ма­ган. Мәсь­ә­лә уңай хәл ител­де, Яңа Чиш­мә­дә­ге со­ци­аль яр­дәм күр­сә­тү үзә­ге (СЯ­КҮ) аша аңа по­со­би­е­не Тү­бән Ка­ма­да­гы СЯ­КҮә рәс­ми­ләш­те­рәчәк­ләр.

Күп­фа­тир­лы йорт­ка ка­пи­таль ре­монт өчен за­кон­сыз рә­веш­тә вз­нос исәп­ләү ту­рын­да­гы ши­ка­ять бу­ен­ча күп сүз сөй­лән­сә дә, Ке­ше хо­кук­ла­рын як­лау бу­ен­ча вә­кил бу нис­бәт­тән за­кон бо­зу­лар­ның бул­ма­вын ачык­ла­ды. Ки­лә­се ши­ка­ять бу­ен­ча газ, су, электр бе­лән тәэ­мин итү­че­ләр­нең ай са­ен са­на­гыч мәгъ­лү­мат­лар­ын тик­ше­рү өчен йорт са­ен ке­реп йө­рү­лә­ре нис­бә­тен­нән ши­ка­ять бел­де­рү­че­нең үте­не­че канә­гать­лән­де­рел­де, бу га­мәл за­кон­га кар­шы ки­лә. “Пет­рол­сер­вис” предп­ри­я­ти­е­се бе­лән күр­ше­дәш, по­се­лок­та­гы эко­ло­гик хәл­ләр­гә бор­чыл­ган граж­дан тә­га­ен җа­вап­ны чын­бар­лык­ны ачык­лаган­нан соң, якын ара­да ала­чак.

Ар­хан­гел Бис­тә­се ке­ше­се ты­ныч ва­кыт­та ва­фат бул­ган су­гыш ве­те­ран­на­ры­на һәй­кәл кую нис­бә­тен­нән со­рау бир­де; Яңа Ива­на­е­во­дан ба­ла­лар бак­ча­сы тәр­би­я­че­се се­зон­лы эш­кә рәс­ми­ләш­те­рү нис­бә­тен­нән аң­лат­ма би­рү­лә­рен үтен­де; Ле­ни­но­горс­ки­дан ки­лү­че­ләр за­кон­сыз рә­веш­тә кул­га алу ту­рын­да ши­ка­ять бел­дер­сә­ләр, Чир­ме­шән­нән авы­ру ту­ган­на­рын эш­кә сә­ләт­сез дип та­ну нис­бә­тен­нән кил­гән­нәр.

ТР-да Ке­ше хо­кук­ла­рын як­лау бу­ен­ча вә­кил С.Х. Са­бурс­кая граж­дан­нар­га хо­кук­ла­ры­ның як­ла­на­сын ышан­дыр­ды.

Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


“BAHAY KUBO HUGOT”


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.