Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Илдә менингит йөри

$
0
0
Илдә менингит йөри

 

Ин­де бер ай­га якын ил­дә  ме­нин­гит авы­руы та­ра­лу кү­зә­те­лә. Төр­ле тө­бәк­ләр­дә, Во­ро­неж, Курск һәм Ли­пецк өл­кә­лә­рен­дә аның бер­ни­чә оч­ра­гы тер­кәл­гән, бү­ген­ге­се көн­дә Мәс­кәү хас­та­ха­нә­лә­рен­дә эн­тер ви­рус­лы ин­фек­ция йок­тыр­ган 51 ба­ла дә­ва­ла­на.

Яңа Чиш­мә РҮХ та­биб-ин­фек­ци­о­нис­ты На­талья Ро­менс­кая мәгъ­лү­мат­ла­ры­на ка­ра­ган­да, ра­йон тер­ри­то­ри­я­сен­дә эн­тер ви­рус­лы ин­фек­ция бик си­рәк күр­е­неш, шу­лай да ил­дә шу­шы авы­ру та­рал­ган икән, без­гә сак бу­лыр­га ки­рәк.

I яр­ты ел­да клиник билгеләре эн­тер ви­рус ин­фек­ци­я­се­нә ох­шаш йо­гыш­лы авы­ру­лар­дан кис­кен эчәк авы­руы – 1 оч­рак, кис­кен су­лыш юл­ла­ры авы­руы – 262 оч­рак, үп­кә ял­кын­сы­нуы – 90 оч­рак тер­кәл­гән.

Эн­тер ви­рус­лар тыш­кы ти­рә­лек­тә бик  тот­рык­лы, озак ва­кыт агып җы­ел­ган су­лык­лар­да, йө­зү бас­сейн­на­рын­да, ачык су­лык­лар­да, кул­ла­ну әй­бер­лә­рен­дә, тук­ла­ну про­дукт­ла­рын­да (сөт, җи­ләк-җи­меш, яшел­чә) сак­ла­ныр­га мөм­кин. Ви­рус җы­лыт­кан, кай­нат­кан оч­рак­та һә­лак бу­ла.

Эн­тер ви­ру­слы ин­фек­ци­я­ләр тиз та­ра­луы бе­лән ха­рак­тер­ла­на. Авы­ру һа­ва-там­чы, көн­кү­реш-ара­ла­шу, ри­зык һәм су аша кү­чәр­гә мөм­кин.

Авы­ру­лар күп төр­ле һәм ЭВИ-ның баш­лан­гы­чы  баш­ка­ла­ры­на да ох­шаш бу­луы бар:

- баш­та тән тем­пе­ра­ту­ра­сы 39-40 гра­дус­ка кү­тә­ре­лә;

-  төр­ле­чә авыр­ту (баш, абдо­ми­наль һ.б.) кү­зә­те­лә;

- төр­ле төр­ке­м­дә лим­фатик тө­ен­нәр зу­ра­я;

- ба­выр һәм та­лак зу­ра­я;

- йот­кы­лык­та ка­тараль кү­ре­неш кү­зә­те­лә;

- го­му­ми агу­ла­ну бил­ге­лә­ре сиз­е­лә.

Нерв сис­те­ма­сы­на зы­ян ки­лү бе­лән бәйл­е авыр кли­ник  фор­ма­ла­ры: көч­ле баш авыр­ту, кү­ңел бол­га­ну, ко­су, аң ки­тү, кө­зән җы­е­ру­лар кур­кы­ныч.

ТР Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нистр­лы­гы ата­лып үт­кән авы­ру бил­ге­лә­ре кү­зә­тел­гән­дә ме­ди­ци­на яр­дә­ме со­рап мө­рә­җә­гать итү ки­рәк­ле­ген ки­сә­тә.

Про­фи­лак­ти­ка ча­ра­ла­ры:

Шәх­си ги­ги­енаны үтәр­гә: ашар ал­дын­нан, урам­нан кер­гәч, бәд­рәф­тән чык­кач, ри­зык әзер­ләү ал­дын­нан һәм ба­ла­ны ка­ра­ган­да кул­лар­ны юар­га ки­рәк.

Кул­лар­ны шу­шы мак­сат­лар өчен рөх­сәт ител­гән де­зин­фек­тант­лар бе­лән эш­кәр­те­гез.Йөт­кер­гән­дә һәм төч­кер­гән­дә бо­рын­ны һәм авыз­ны бер мәр­тә­бә кул­ла­ны­ла тор­ган кулъя­у­лык яки сал­фет­ка бе­лән  кап­ла­гыз, ан­нан соң алар­ны чүп са­вы­ты­на (ур­на­га) таш­ла­гыз, со­ңын­нан ку­лы­гыз­ны юы­гыз яи­сә дым­лы сал­фет­ка бе­лән сөр­те­гез.

Эчәр өчен фә­кать кай­на­ган яки ше­шә­ләр­гә ту­ты­рыл­ган су, яки фаб­ри­ка­да тө­рел­гән са­выт­лар­да­гы  эчем­лек­ләр­не ге­нә кул­ла­ны­гыз.

Яшел­чә һәм җи­ләк-җи­меш­ләр­не, биг­рәк тә ба­зар­лар­дан һәм сәү­дә нок­та­ла­рын­нан са­тып алын­ган­на­рын, щет­ка бе­лән ях­шы­лап юар­га һәм өс­те­нә кай­нар су ко­яр­га ки­рәк.

Санк­ци­я­лән­мә­гән пляж­лар­да һәм суы җы­е­лып тор­ган су­лык­лар­да ко­е­ныр­га яра­мый.

Йо­гыш­лы авы­ру бил­ге­лә­ре бул­ган ке­ше­ләр бе­лән ара­ла­шыр­га ты­рыш­ма­гыз, ке­че яшь­тә­ге  ба­ла­лар­ның ара­ла­шу­ын чик­лә­гез, ха­лык күп­ләп җы­е­ла тор­ган урын­нар­да һәм җә­мә­гать транс­пор­тын­да бу­лу ва­кы­тын кыс­кар­ты­гыз.

Бүл­мә­ләр­не көн са­ен җил­лә­те­гез һәм юып, җы­еш­ты­рып чы­га­ры­гыз.

Үзе­гез­не һәм якын ке­ше­лә­ре­гез­не сак­ла­гыз!

 

 

 

 

 

 


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


“BAHAY KUBO HUGOT”


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.