
Яңа ел бәйрәмнәрендә Яңа Чишмә полиция хезмәткәрләре ПДН-да профилактик исәптә торучы балалар һәм полиция хезмәткәрләре балалары өчен чыршы бәйрәме оештырганнар.
Балаларга сәхнәләштерелгән тамаша күрсәткәннәр, аннан соң Кыш бабай белән Кар кызы балаларның шигырьләрен һәм җырларын тыңлаганнар, матур костюмнары өчен балаларга байтак кына бүләкләр тапшырганнар. Бала-чага чыршы тирәсендә рәхәтләнеп күңел ачып, Кыш бабай әйткән табышмакларга җаваплар биргәннәр, бәйрәм азагында исә барысы да тәм-томнар салынган пакетлар алганнар.
Бәйрәмне оештыруда район башлыгы В.М. Козлов һәм җирле полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре химаячелек ярдәме күрсәткәннәр.