
Архангел Бистәсе кешесе Шумков Иван Ивановичка май аенда 70 яшь тулган, шуның 55 елын да авыл хуҗалыгына хезмәт итүгә багышлаган: 45 ел механизатор булып колхоз кырларында,
10 елын терлекчелектә эшләгән Иван Иванович салкын, сүзсез тимер атын – пенсионер булгач җылы, аңлы хайваннар карауга алыштырган. Ул хәзер бозаулар карый, бу эше бик ошый. Хатыны Елена Васильевнаның 43 ел буена дуңгызлар фермасында эшләвенә хәзер үзе дә төшенгән: җан ияләре белән аралашу рәхәтрәк икән, аларга якын килә белергә, яратырга гына кирәк.
Шумковлар гаиләсеннән терлекчелек фермасында инде дүртенче елын кызлары Наталья (ире фамилиясе буенча Мельникова) эшли, моңарчы ул КФХ бухгалтериясендә эшләгән, оныклары Олег Мельников, Сергей Шумков та терлекчелектә. Бу егетләр 2 сыйныфтан бирле каникул чорында көтү көткәннәр, кечкенә бозауларны да, үсә төшкән үгезләр һәм таналарны ничек карарга икәнлеген беләләр.
Киленнәре Светлана Шумкова фермада 20 елдан артык эшли. Ире Анатолий Шумков үзе, кияүләре Андрей һәм оныклары Михаил Мельниковлар шул ук “Архангельский” КФХ да механизатор булып эшләгәннәр яки эшлиләр. Шумковлар Мельниковлар гаилә династиясенең авыл хуҗалыгындагы гомуми стажлары 150 елдан артык.
2013 ел династия башлыгы Шумков Иван Иванович өчен гел юбилейлардан гына тора: тууына 70 яшь, хезмәт стажына – 55 ел, гаилә тормышына – 50 ел, эшче династиясенә – 150 ел.
Лариса ФЕДОРОВА
Автор фотосы