
14 майдан 17енә чаклы Элиста шәһәрендә үткәрелгән нәсел сарыкларының 15 нче Бөтенрәсәй юбилей күргәзмәсендә “Архангельское” КФХ” ҖЧҖ терлекчеләре (җитәкчесе Т.М. Белоглазова) ике көмеш медаль һәм Кече кубок алып кайтканнар.
Анда барлыгы Россиянең 56 төбәгеннән 80нән артык хуҗалык катнашкан, 23 нәселдән 500 баш сарык булган. Архангеллылар күргәзмәдә “Удмуртия тибы” ит-йон токымлы 5 нәсел тәкәсен күрсәткәннәр һәм Россия буенча 2 урынны яулаганнар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге сарыкчылык күргәзмәсендә алар ел саен катнашалар һәм “Архангелькое” КФХ” ҖЧҖ-нең нәсел сарыкларын терлекчелек һәм нәсел эше Департаменты һәм Россия сарык үрчетүчеләре милли берлеге белгечләре һәрчак югары бәялиләр. Архангел терлекчеләре берничә мәртәбә күргәзмәдән иң югары дәрәҗәдәге бүләкләр алып кайттылар. Күптән түгел хуҗалык зоотехнигы Алексей Кучинскийга күпьеллык намуслы хезмәте һәм нәсел сарыкларын үрчетүдә керткән өлеше өчен РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы аңа “Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре” дигән исем биргән. Күргәзмәдә РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров аны котлап, мактаулы исем бирү турындагы таныклык һәм мактау билгесе тапшырган.
Ольга ИВАНОВА
Лариса Федорова фотосы
“Архангельское” КФХ” ҖЧҖ баш зоотехнигы Алексей Кучинский лаеклы бүләге белән