Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Узган ел вакыйгалары

$
0
0
Узган ел вакыйгалары

 

Гыйн­вар аза­гын­да Ле­ни­но авы­лын­да “Ләй­сән” ба­ла­лар бак­ча­сын ре­конст­рук­ци­я­ләү тө­гәл­лән­де, бу исә өс­тә­мә төр­кем оеш­ты­ру мөм­кин­ле­ге бир­де.

2 фев­раль­дә ТР сәү­дә-сә­нә­гать па­ла­та­сы рә­и­се Ша­мил Аге­ев кат­на­шын­да ке­че һәм ур­та биз­нес вә­кил­лә­ре­нең ки­ңәш­мә­се бу­лып уз­ды.

3 фев­раль­дә Яңа Чиш­мә ра­йо­ны авыл яшь­лә­ре­нең фо­ру­мы уз­ды, ан­да җир­ле аг­рар яшь­ләр бер­ләш­мә­се оеш­ты.

13 фев­раль­дә Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йо­ны­ның  чи­рат­та­гы уты­ры­шы бу­лып уз­ды, ан­да ТР Дәү­ләт Со­ве­ты Рә­и­се Фә­рит Мө­хәм­мәт­шин кат­наш­ты.

2 март­та авыл ху­җа­лы­гы ал­дын­гы­ла­ры­ның тра­ди­ци­он сле­ты бу­лып уз­ды, слет­та уң­ган авыл хез­мәт­чән­нә­ре бү­ләк­лән­де.

4 март­та ра­йон­да оеш­кан төс­тә һәм күп сай­лау­чы­лар кат­на­шын­да РФ Пре­зи­ден­тын сай­лау­лар уз­ды. Вла­ди­мир Пу­тин­га ра­йон сай­лау­чы­ла­ры­ның 97,35 про­цен­ты та­выш бир­де.

13 март­та Ка­зан­да Иген­че­ләр са­ра­ен­да Чу­аш Ча­бак­са­ры авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Петр Пет­ров авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры ара­сын­да иң әй­бәт йорт өчен пре­ми­я­гә ти­ен­де. Үз тер­ри­то­ри­я­лә­рен­дә ШЯХ үс­тер­гән­нә­ре өчен Ту­был­гы Тау һәм Акъ­яр авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры Фә­рит Фәт­та­хов бе­лән Да­ни­яр Гай­нул­лин да бү­ләк­лән­де.

20 ап­рель­дә РМЙ-да яз­гы ча­кы­ры­лыштагы 29 егет­не хәр­би хез­мәт­кә оза­ту тан­та­на­сы бу­лып уз­ды.

30 ап­рель­дә без­нең ра­йон­да эш ви­зи­ты бе­лән ТР Премь­ер-ми­нист­ры Ил­дар Ха­ли­ков һәм Премь­ер-ми­нист­ры, авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нист­ры Ма­рат Әх­мә­тов ки­леп кит­те.

5 май­да ра­йон­ның ха­тын-кыз­лар Со­ве­ты Яңа Чиш­мә ур­та мәк­тә­бен­дә Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ел­ла­рын­да ра­йон кыр­ла­рын­да эш­лә­гән трак­тор­чы ха­тын-кыз­лар бе­лән оч­ра­шу үт­кәр­де. Җи­ңү кө­не ал­дын­нан Пет­ро­па­вел Бис­тә­сен­дә берь­ю­лы ике өй туе уз­ды. Су­гыш ве­те­ран­на­ры­ның тол кал­ган ха­тын­на­ры Еле­на Мас­ла­ко­ва бе­лән Ва­лен­ти­на Ша­хо­ва яңа өй­гә кү­чен­де­ләр.

9 май­да Яңа Чиш­мә­дә со­вет хал­кы­ның Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да Җи­ңү­е­нә 67 ел ту­лу­га ба­гыш­лан­ган ми­тинг уз­ды.

16 май­да ТР Дәү­ләт Со­ве­тын­да “Му­ни­ци­паль ида­рә өл­кә­сен­дә иң әй­бәт хез­мәт­кәр” рес­пуб­ли­ка кон­кур­сы җи­ңү­че­се Шах­май АҖ баш­лы­гы Рәф­гат Миръ­я­ку­пов бү­ләк­лән­де.

22 май­да Пет­ро­па­вел Бис­тә­сен­дә хәй­ри­я­че­ләр ак­ча­сы­на тор­гы­зы­лу­чы яңа чир­кәү тө­зе­ле­ше уры­нын из­ге­лән­де­рү тан­та­на­сы бу­лып уз­ды.

28 май­да “О­лимп” спорт при­зы­на кик­бок­синг бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка тур­ни­ры уз­ды.

31 май­да “Коз­лов В.В.” КФХ ба­за­сын­да ТР авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нист­ры­ның бе­рен­че урын­ба­са­ры Мин­сә­гыйть Нурт­ди­нов кат­на­шын­да юга­ры сый­фат­лы, юга­ры энер­ге­ти­ка­лы азык­лар хә­зер­ләү мәсь­ә­лә­лә­ре­нә ка­гы­лыш­лы зо­на рес­пуб­ли­ка се­ми­нар-ки­ңәш­мә­се үт­те.

1 июнь­дә ра­йон­да “А­җа­ган” клу­бы ди­рек­то­ры Гөл­шат Га­бет­ди­но­ва от­кан грант­ка 23 ба­ла­лар мәй­дан­чы­гы ачыл­ды.

11 июнь­дә Яңа Чиш­мә­дә мил­ли бәй­рәм – Са­бан туе гөр­лә­де.

21 июнь­дә Чер­туш ФАП мө­ди­ре Ми­ләү­шә Шә­ри­фул­ли­на “Ел та­би­бы – Ак чә­чәк­ләр” рес­пуб­ли­ка кон­кур­сын­да җи­ңеп, “Фи­ат” ав­то­мо­би­ле бе­лән бү­ләк­лән­де.

2 нче биттә

Башы 1 нче биттә

29 июнь­дә “Та­тарс­тан” аг­ро­фир­ма­сы тер­ри­то­ри­я­сен­дә РФ Дәү­ләт ду­ма­сы де­пу­та­ты Вә­гыйз Мин­га­зов кат­на­шын­да “Ва­мин-Та­тарс­тан” аг­ро­хол­дин­гы бү­лек­чә­лә­рен­дә урып-җы­ю­га хә­зер­лек һәм тер­лек­че­лек­не үс­те­рү мәсь­ә­лә­лә­ре­нә ка­гы­лыш­лы рес­пуб­ли­ка се­ми­на­ры үт­те.

25 июль­дә ра­йон­да эш сә­фә­ре бе­лән ТР Премь­ер-ми­нист­ры урынбасары – авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нист­ры Ма­рат Әх­мә­тов бу­лып кит­те.

29 июль­дә ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ва­лен­ти­на Се­ме­няк җи­тәк­че­ле­ген­дә ра­йон де­ле­га­ци­я­се Рә­сәй Хәр­би диң­гез фло­ты кө­не уңа­ен­нан  Се­вас­то­поль­дә уз­ган тан­та­на­да кат­наш­ты һәм шеф­лык­ка алын­ган “Сә­мум” ко­раб­лен­дә бул­ды.

8 ав­густ­та Ак­бү­ре авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Җәү­дәт Җә­лә­лет­ди­нов ТР тө­зе­леш һәм ТКХ ми­нистр­лы­гын­да “2011 ел­да ТР да иң тө­зек то­рак пункт” рес­пуб­ли­ка кон­кур­сын­да җиң­гән өчен дип­лом ал­ды.

22 ав­густ­та РМЙда “Мәк­тәп­кә җы­е­ныр­га яр­дәм ит!” ак­ци­я­се бу­лып үт­те. Ан­да бе­рен­че сый­ныф­ка укыр­га ба­ру­чы 44 ба­ла­га тан­та­на­лы шарт­лар­да ки­тап­лар, дәф­тәр­ләр са­лын­ган ра­нец­лар һәм ис­тә­лек­кә йом­шак уен­чык­лар тап­шыр­ды­лар.

23 ав­густ­та 62 нче яшен­дә эре фер­мер ху­җа­лык җи­тәк­че­се Вла­ди­мир Коз­лов­ның фа­җи­га­ле төс­тә го­ме­ре өзел­де.

25 ав­густ­та Мид­хәт Га­зый­мов­ның җир­ле кол­хоз та­ри­хы ту­рын­да языл­ган “Я­ңа тор­мыш”­та яңа­ча” дип атал­ган ки­та­бы ба­сы­лып чык­ты.

3 сен­тябрь­дә – 25 ба­ла­га исәп­лән­гән “К­ре­пыш” ба­ла­лар бак­ча­сы ачыл­ды.

11 сен­тябрь­дә элек­ке­ге рай­ПО ба­за­сы тер­ри­то­ри­я­сен­дә тер­лек ча­лу це­хы ачыл­ды.

8 октябрьдә “Сө­ю” во­кал ан­самб­ле “Та­тар мо­ңы” яшь баш­ка­ру­чы­ла­ры­ның Ха­лы­ка­ра те­ле­ви­зи­он кон­кур­сы дип­ло­ман­ты бул­ды.

14 ок­тябрь­дә ра­йон үзә­ген­дә ра­йон­ның бар­лык пра­вос­ла­вие ди­нен­дә­ге ха­лык кат­на­шын­да ди­ни бәй­рәм бу­лып үт­те (празд­ник Пок­ро­ва Прес­вя­той Бо­го­ро­ди­цы).

15 ок­тябрь­дә, ка­пи­таль ре­монт­тан соң, Чал­лы Ба­шы Мә­дә­ни­ят йор­ты үз эшен дә­вам ит­те.

19 ок­тябрь­дә при­зыв­ник­лар кө­нен­дә ми­ләш үсен­те­лә­рен­нән ал­лея ясал­ды.

25 ок­тябрь­дә ра­йон­ның бар­лык мә­чет­лә­рен­дә Кор­бан бәй­рә­ме уңа­ен­нан бәй­рәм тан­та­на­ла­ры үт­кә­рел­де.

Бы­ел­гы­сы ел­ның спорт се­зо­ны фер­мер Ни­ко­лай Ско­ков өчен уңыш­лы бул­ды.

15 но­ябрь­дә Яңа Чиш­мә­дә “Жем­чу­жи­на” йө­зү бас­сей­ны ачыл­ды. Ан­да ТР През­иден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов та кат­наш­ты.

26 но­ябрь­дә без­нең ра­йон тер­ри­то­ри­я­сен­дә авыл хал­кы­ның эш­тә ак­тив­лы­гын арт­ты­ру, алар­ның шәх­си ху­җа­лык­ла­рын алып ба­ру­да бу­лыш­лык күр­сә­тү һ.б. мәсь­ә­лә­ләр бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка зо­на се­ми­нар-ки­ңәш­мә­се бу­лып үт­те. Ан­да ТР Дәү­ләт Со­ве­ты рә­и­се Ф. Мө­хәм­мәт­шин һәм ТР Премь­ер-ми­нист­ры урын­ба­са­ры, Авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нист­ры М. Әх­мә­тов кат­наш­ты.

13 де­кабрь­дә Ак­бү­ре­дә тан­та­на­лы шарт­лар­да “А­выл клу­бы” рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­сы бу­ен­ча тө­зел­гән яңа авыл Мә­дә­ни­ят йор­ты ачыл­ды.

13 де­кабрь­дә Крас­ный Ок­тябрь­дә яшәү­че су­гыш­та кат­на­шу­чы­ның тол кал­ган ха­ты­ны Ра­би­га Гыйль­мет­ди­но­ва “То­рак-ве­те­ран­нар­га” Фе­де­раль прог­рам­ма­сы бу­ен­ча тө­зел­гән яңа йорт­ка кү­чен­де.

17 де­кабрь­дә “Ар­хан­гельс­ко­е” КФХ” җи­тәк­че­се Ев­ге­ний Бе­лог­ла­зов­ның го­ме­ре ва­кыт­сыз өзел­де.

27 де­кабрь­дә сә­ләт­ле ба­ла­лар, ятим һәм күп ба­ла­лы га­и­лә­ләр­дә­ге ба­ла­лар өчен ра­йон баш­лы­гы чыр­шы­сы бу­лып үт­те.

28 де­кабрь­дә Ар­хан­гел Бис­тә­се тер­ри­то­ри­я­сен­дә рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­сы бу­ен­ча тө­зел­гән яңа ФАП­ны ачу тант­ана­сы бул­ды.


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.


UPDATE SC IDOL: TWO BECOME ONE


KASAMBAHAY BILL IN THE HOUSE


Girasoles para colorear


Presence Quotes – Positive Quotes


EASY COME, EASY GO


Love with Heart Breaking Quotes


Re:Mutton Pies (lleechef)


Ka longiing longsem kaba skhem bad kaba khlain ka pynlong kein ia ka...


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


FORTUITOUS EVENT


Pokemon para colorear


Sapos para colorear


Smile Quotes


Letting Go Quotes


Love Song lyrics that marks your Heart


RE: Mutton Pies (frankie241)


Hato lada ym dei namar ka jingpyrshah jong U JJM Nichols Roy (Bah Joy) ngin...


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes