Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Сөлчәбашның тере тарихы

$
0
0
Сөлчәбашның тере тарихы

 

Су­гыш ве­те­ра­ны Ка­сыйм Шәй­дул­ла улы Шә­ри­фул­лин Җи­ңү кө­не ал­дын­нан ра­йон га­зе­та­сы бит­лә­рен­дә күп тап­кыр­лар су­гыш ел­ла­ры­на ту­ры кил­гән яшь­ле­ге ту­рын­да сөй­лә­де. Соң­гы тап­кыр хә­бәр­че­лә­ре­без Сөл­чә­баш авы­лын­да 4 ел элек бул­ган иде­ләр. 9 май ал­дын­нан без ка­бат ве­те­ран янын­да бул­дык, тик бу юлы мө­һим ва­кый­га – Ка­сыйм Шәй­дул­ла улы­на 90 яшь ту­лу (15 май­да) уңа­ен­нан.  Бу юлы ве­те­ран фронт ха­ти­рә­лә­рен бар­лап кы­на кал­ма­ды, без­гә кө­тел­мә­гән, үзен­чә­лек­ле ягы бе­лән ачыл­ды.

 

Ин­де ме­нә ике ел – ха­ты­ны ва­фат бул­ган­нан бир­ле ул Яңа Чиш­мә­дә­ге кы­зы Гө­ли­я­дә яши икән. Ул ку­нак­лар­ны ачык йөз бе­лән кар­шы ал­ды, кул би­реп кү­реш­те. 90 яшь ту­лу­га ка­ра­мас­тан, ул әле бик ма­тур, та­за-сау кү­ре­нә, бер 20 яшь­кә яшә­реп кит­кән­дәй то­ел­а. - Мин бик әй­бәт яшим, - дип  ал­да­гы сүз­ләр­не ул рас­лап та куй­ды.

- Сөл­чә­баш­та әти-әни йор­ты­на күр­ше­ләр күз-ко­лак бу­ла, җәй­лә­рен ул да­ча хез­мә­тен үти, шә­һәр­дән ир ту­ган­на­рым кай­тып, бак­ча­сы­на яшел­чә утыр­та­лар. Әти ан­да ку­нак­ка гы­на кай­та. Уз­ган җәй­дә авыл­да 3-4 мәр­тә­бә бул­ды, - дип сөй­ли кы­зы Гө­лия.

Ка­сыйм Шәй­дул­ла улын яз­мыш 4 яшен­дә Сөл­чә­баш бе­лән бәй­ли. Ул әле дә хә­тер­ли, әти­се ат ар­ба­сы­на эне­се бе­лән ике­сен утыр­тып шу­шы авыл­га алып ки­лә һәм шун­да төп­лә­неп ка­ла.

По­се­лок 1927 ел­да ни­гез­дә Яңа Иб­рай авы­лын­нан кү­чеп уты­ру­чы­лар хи­са­бы­на кал­кып чы­га. Кол­лек­тив­ла­шу, фронт, де­мо­би­ли­за­ция, бу­ла­чак ха­ты­ны Га­зи­зә бе­лән оч­ра­шу, ба­ла­лар туу, кол­хоз­да бал­та ос­та­ла­ры – тө­зү­че­ләр бри­га­да­сы бри­га­ди­ры бу­лып эш­ләү- Сөл­чә­баш­та­гы тор­мы­шы ил та­ри­хы, ил яз­мы­шы бе­лән үре­леп ба­ра. Кеч­ке­нә авыл­да ха­лык бер-бер­сен ях­шы бе­лә, алар ту­ган­нар ке­бек бик якын бу­ла. Су­гыш­тан соң ул авыл елъ­яз­ма­сын яза баш­лый, көн са­ен би­ре­дә, авыл­даш­ла­ры, үз тор­мы­шын­да бул­ган ва­кый­га­лар­ны, хәт­та һа­ва то­ры­шын да язып ба­ра. 65 ел­дан ар­тык ул бөр­тек­ләп Сөл­чә­баш та­ри­хын җыя. Өл­кән­нәр­дән, карт­лар­дан со­раш­ты­рып, 26 га­и­лә­нең (Сөл­чә­баш­лы­лар) шә­җә­рә­сен, һа­ва то­ры­шын кү­зә­теп, фа­раз­лап үз ка­лен­да­рен тө­зи, ши­гырь­ләр дә яза. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, аның көн­дә­лек­лә­ре (1947-71 ел­гы) ян­гын ва­кы­тын­да юк­ка чы­га. Кү­не­гел­гән га­дә­те бу­ен­ча ул әле дә уз­ган кө­нен язып-бар­лап куя. Ул мо­ны нәр­сә өчен эш­ли соң?  “Бу ба­ла­лар­га, онык­лар­га, ки­лер бу­ын­нар­га ка­ла, ә Сөл­чә­баш ту­рын­да көн­дә­лек­лә­рем – авыл ту­рын­да ха­ти­рә бу­лып ка­ла­чак”, - ди. Ту­ган авы­лы­ның та­рих­та “ак тап” бу­лып, оны­ты­лып бет­мә­ве өчен ты­ры­ша. Су­гыш ту­рын­да ме­му­ар­ла­ры да бар. 1942 ел­ның ма­ен­да фронт­ка ча­кы­ры­ла, Во­локо­ламск янын­да кул су­гыш­ла­рын­да баш­лап су­гыш­ка ке­рә. Пе­хо­та­чы Смо­ленск янын­да бар­ган су­гыш­лар­да бе­рен­че кат, ан­нан икен­че кат яра­ла­на. Гос­пи­таль­дән чык­кач аны Уль­я­новс­ки­га танк учи­ли­ще­сы­на укыр­га җи­бә­рә­ләр. Ул дан­лык­лы Т-34 тан­кын ко­ру­чы бу­ла, су­гыш бет­кән­че 180 нче ае­рым танк  ба­таль­о­ны сос­та­вын­да су­гы­ша. Кы­зыл­ар­ми­я­че ке­нә­гә­сен­дә аның бө­тен яра­ла­ры күр­сә­тел­гән: ая­гын­да­гы кый­пыл­чык­ла­ры, ку­лы аша пу­ля ти­шеп үт­кән яра­лар, иң авы­ры – күк­рәк чит­ле­ген­дә – Курск ду­га­сын­да ал­ган, ар­ка­сын­да­гы кал­ган җөе әле дә сак­ла­на. Җи­ңү­не ул Көн­чы­гыш Прус­си­я­дә кар­шы­лый. Өе­нә 1947 ел­ны гы­на кай­та, 2 ел Гер­ма­ни­я­дә  Со­вет  гас­кәр­лә­ре сос­та­вын­да хез­мәт итә. Су­гыш­тан соң 2 төр­кем ин­ва­лид­лык­ка чы­га.

Ка­сыйм Шәй­дул­ла улы­ның су­гыш ту­рын­да­гы һәм ту­ган як­ны өй­рә­нү яз­ма­ла­рын га­и­лә­дә ка­дер­ләп сак­лый­лар. Гө­лия ­ алар­ны сис­те­ма­га са­лыр­га ни­ят­ли. Оны­гы Ләй­сән ба­ба­сы­ның ба­ла­ча­гы, яшь­ле­ге ту­рын­да со­раш­ты­рып, сөй­лә­гән­нә­рен язып ал­ган, компь­ю­тер­га керт­кән, ис­ке һәм хә­зер­ге фо­то­рә­сем­нәр­дән фо­то­фильм яса­ган. Онык­ла­ры фрон­то­вик ба­ба­ла­ры бе­лән бик го­рур­ла­на­лар. Кы­зы­ның сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, ул әле дә эш­сез то­рал­мый, бак­ча­да бу­лы­ша, мун­ча яга. Күр­ше­лә­ре бе­лән ара­ла­шыр­га йорт­ка, урам­га чы­га. Алар күп­кә яшь­рәк бул­са­лар да ба­бай бе­лән рә­хәт­лә­неп сөй­лә­шә­ләр – ара­ла­ша­лар. Аның сә­ла­мәт­леге, һа­ва то­ры­шы­ның нин­ди бу­ла­сы ту­рын­да, тө­зе­леш эш­лә­ре бу­ен­ча ки­ңәш­ләр со­рый­лар. 15 май­да биш кы­зы, өч улы, 17 оны­гы (онык­чы­гы да бар) га­и­лә­лә­ре бе­лән Сөл­чә­баш авы­лы­на Ка­сыйм Шәй­дул­ла улы­ның өе­нә – юби­лей тан­та­на­сы­на җы­е­ла­чак­лар. Баш­та әби­лә­ре-әни­лә­ре Га­зи­зә­нең ка­бе­рен зи­я­рәт кы­ла­чак­лар. Юби­лей­ны зур­лап үт­кә­рер­гә җы­е­на­лар, чөн­ки ба­ба­ла­ры – бик шәп, ра­йон­да озак яшәү­че, край­ны өй­рә­нү­че эн­ту­зи­аст, фрон­то­вик, Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ор­ден­на­ры ка­ва­ле­ры, “Ба­тыр­лык өчен” ме­да­ле ия­се, бү­ләк­лә­ре­нең са­ны-исә­бе юк. Һәм иге­лек­ле, ярат­кан га­зиз ке­ше­лә­ре. Күп­тән тү­гел Ка­сыйм Шәй­дул­ла улы бер-бер арт­лы ике оны­гын кия­ү­гә бир­гән, ди­мәк, чи­рат­та­гы онык­чык­лар да озак көт­тер­мәс. Тор­мыш та, елъ­яз­ма да әле дә­вам итә.

 

Ольга ИВАНОВА

 

 

Су­гыш ве­те­ра­ны, 90 яшь­лек юби­ляр Ка­сыйм Шәй­дул­ла улы Шә­ри­фул­лин

кы­зы Гө­лия һәм оны­гы Са­ла­ват бе­лән     


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


INUMAN QUOTES


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.