Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Генерал-лейтенант Репин

$
0
0
Генерал-лейтенант  Репин

 

Вольчя Бис­тә­сен­нән Со­вет­лар Со­ю­зы Ге­рое Бо­рис Че­кин исе­ме ра­йон хал­кы­на күп­тән­нән мәгъ­лүм. Аның хөр­мә­те­нә ра­йон үзә­ген­дә һә­лак бул­ган су­гыш­чы­лар ис­тә­ле­ге­нә ку­ел­ган һәй­кәл янә­шә­сен­дә­ге сте­на­да ме­мо­ри­аль так­та ку­ел­ган, ту­ган авы­лын­да мәк­тәп му­зе­ен­да поч­мак та бар. Тик күп­ләр бул­чи­лы­лар­ның Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да ор­ден­лы та­гын бер як­таш­ла­ры кат­наш­кан бу­лу­ын бел­ми­дер дә әле.

 

Хәр­би жур­на­лист С. Иса­чен­ко­ның “Җи­ңү­гә озын юл” исем­леки­та­бын­да­гы “Ал­га, Ри­га­га” исем­ле хи­кә­я­се­нең баш ге­рой­ла­рын­нан бер­се Волчья Бис­тә­се ке­ше­се, ук­чы­лар пол­кы ко­ман­ди­ры, под­пол­ков­ник Яков Фе­до­ро­вич Ре­пин. Кресть­ян га­и­лә­сен­нән бул­ган егет Со­вет Ко­рал­лы көч­лә­ре са­фын­да ря­до­вой сол­дат­тан ге­не­рал­га чак­лы дан­лы юл үт­кән. Ки­тап ав­то­ры, Ле­нинг­рад өчен бар­ган су­гыш­лар­да кат­наш­кан ке­ше, көн­дә­лек яз­ма­ла­рын, ар­хив до­ку­мент­ла­рын, су­гыш ве­те­ран­на­ры ме­му­ар­ла­рын кул­ла­нып, полк­таш­ла­ры­ның пат­ри­о­тиз­мы, Не­ва шә­һә­ре өчен кө­рәш­кән со­вет су­гыш­чы­ла­ры­ның ге­рой­лык­ла­ры ту­рын­да сөй­ли.

Га­ди авыл еге­те Яков Ре­пин иш­ле кресть­ян га­и­лә­сен­дә төп­чек ба­ла бу­ла. Әни­лә­ре ба­ла­ла­рын ял­гы­зы гы­на үс­те­рә, ма­лай­га бер яшь бул­ган­да әти­лә­ре хо­ле­ра­дан үлә. Ма­лай мәк­тәп­тә бик әй­бәт укый, ком­со­мол оеш­ма­сы сек­ре­та­ре бу­лып то­ра. Ка­зан дәү­ләт уни­вер­си­те­ты­ның Чис­тай раб­фа­гын­да укы­ган ча­гын­да ук, ком­со­мол һәм проф­со­юз ячей­ка­сы әгъ­за­сы бу­ла­рак, ак­тив тор­мыш по­зи­ци­я­сен күр­сә­тә. Ал­ган “тех­ник-элем­тә­че” бел­геч­ле­ге бу­ен­ча ул Ал­ма-ата шә­һә­рен­дә (абый­сы янын­да) эш­ли баш­лый. Тиз­дән 1937 ел­ны хәр­би хез­мәт­кә ча­кы­ры­ла. Хәр­би хез­мәт егет­кә ошап ки­тә һәм ул Хорь­ков хәр­би учи­ли­ще­сы­на укыр­га ке­рер­гә ка­рар кы­ла. 1941 ел­ның 22 ию­нен ул кур­сант бу­ла­рак кар­шы­лый.

Су­гыш­та, биг­рәк тә Ле­нинг­рад һәм Вол­хов фронт­ла­рын­да бар­ган авыр су­гыш­лар­да 54 нче ар­мия сос­та­вын­да под­пол­ков­ник Ре­пин ко­ман­да­лык ит­кән ук­чы­лар пол­кы да кат­на­ша. Полк­таш­ла­ры яз­ган ис­тә­лек­ләр­дә под­пол­ков­ник Ре­пин­ның һәр­ва­кыт җа­вап­лы һәм кур­кы­ныч учас­ток­лар­да бу­луы су­рәт­лә­нә. “Ал­га, Ри­га­га” хи­кә­я­сен­нән өзек:

- Ри­га­га якын­лаш­кан са­ен гит­лер­чы­лар­ның кар­шы то­руы кө­чәя. Ко­ман­дир­лар пунк­тын­да­гы зам­по­лит Завь­я­лов полк ко­ман­ди­ры Ре­пин­ның кай­да­лы­гын со­ра­ша. Аңа ул икен­че ба­таль­он­да, дип җа­вап би­рә­ләр. Ан­да хә­зер тә­муг, фа­шист­лар контрата­ка­га ба­ра­лар. Полк ко­ман­ди­ры под­пол­ков­ник Ре­пин ту­ры на­вод­ка өчен танк­лар­га кар­шы ба­та­ре­я­ны ал­га чы­га­рыр­га һәм танк­лар вз­во­ды ро­та­сы­на юнәл­тер­гә бо­е­ра. Ан­нан зем­лян­ка­дан си­ке­реп чы­гып, ор­ди­на­ре­цына кул сел­тәп, ал­га ом­ты­ла. Су­гыш бар­ган юл ча­ты­на ара да аз ка­ла, тик ба­су­га ми­на­лар ява баш­лый. Алар­ның бер­се под­пол­ков­ник һәм аның ор­ди­на­ре­цы янын­да шарт­лый. Ба­тыр йө­рәк­ле су­гыш­чы­лар ка­бат җир­дән кү­тә­ре­лә ал­мый­лар. Завь­я­лов та зем­лян­ка­дан ча­бып чы­гып, ор­ди­на­ре­цы бе­лән сол­дат бе­лән Ре­пин ят­кан җир­гә ашы­га. Ату көч­ле бу­ла, алар шу­ы­шып ба­рып җи­тә­ләр, ки­ре кайт­кан­да да шу­ы­ша­лар, яра­лы под­пол­ков­ник­ны плащ-па­лат­ка­да сөй­рәп, үте­рел­гән сол­дат­ны са­ни­тар ар­ка­сы­на са­лып алып чы­га­лар.  Под­пол­ков­ник­ның яра­ла­рын бәй­ләп, тыл­га оза­та­лар.

Гос­пи­таль­дә Яков Ре­пин үзе­нең бу­ла­чак ха­ты­ны, ме­ди­ци­на хез­мә­те ка­пи­та­ны Алек­санд­ра Ва­силь­ев­на бе­лән та­ны­ша. Яшь ке­нә хәр­би та­би­бә ка­ты яра­лан­ган ко­ман­дир­ны үлем тыр­на­гын­нан йол­кып ала. Яра­ла­ры тө­зәл­гәч, Ре­пин су­гы­шу­ын дә­вам итә һәм Бер­лин­га ка­дәр ба­рып җи­тә. Су­гыш бет­кән­нән соң ул Мәс­кәү­дә­ге Ге­не­раль штаб­ның Хәр­би Ака­де­ми­я­се­нә укыр­га ке­рә һәм аны тә­мам­ла­гач җа­вап­лы штаб ко­ман­дир­лык ва­зый­фа­сы­на хәр­би җи­тәк­че бу­лып бил­ге­лә­нә. Ле­нинг­рад­та, Вы­борг­та, Горь­кий, Сверд­ловс­ки­да, Ус­су­рийс­ки­да хез­мәт итә. Үзе укыр­га һәм хәр­би фән­не ти­рән­тен тө­ше­нер­гә ярат­кан­га, ул булган белемен Сверд­ловс­ки­да­гы хәр­би учи­ли­ще­да укыт­кан дә­вер­дә яшь­ләр­гә дә бик те­ләп би­рер­гә ты­ры­ша.

Хәр­би ке­ше бу­ла­рак, ул ту­ган ягы­на еш кай­та ал­ма­ган, әм­ма су­гыш­тан соң өч­ме, дүрт­ме тап­кыр әни­се яны­на кайт­кан бул­ган. Авыл­даш­ла­ры бе­лән оч­ра­шыр­га, фронт­та бер­гә бул­ган дус­ла­ры бе­лән үт­кән­нәр­не ис­кә алыр­га ярат­кан. Авыл­да­гы га­дәт бу­ен­ча, олы­сын да, ке­че­сен дә өе­нә ча­кыр­ган.  Соң­гы тап­кыр КПСС­ның ХХII нче съ­ез­дын­нан соң (ул ан­да де­ле­гат итеп сай­лан­ган бу­ла) Мәс­кәү­дән Ерак Көн­чы­гыш­ка кай­ту юлын­да ке­реп чы­га. Съ­езд ту­рын­да үзе­нең уй-фи­кер­лә­ре бе­лән ур­так­ла­ша, ул ан­да пар­ти­я­нең һәм ил­нең кү­ре­нек­ле эш­лек­ле­лә­ре бе­лән оч­ра­ша.

Ге­не­рал-лей­те­нант 1964 ел­ның 3 мар­тын­да Ус­су­рийск хәр­би ок­ру­гын­да җи­тәк­че­лек ит­кән­дә хәр­би ва­зый­фа­сын үтә­гән­дә һә­лак бу­ла. Ави­ака­таст­ро­фа­да ал­ган җә­рә­хәт­лә­рен­нән  игә ки­лә ал­мый җан би­рә.

Ус­су­рийс­ки­да хез­мәт ит­кән­нән соң ко­ман­до­ва­ние аны Ле­нинг­рад­ка кү­че­рер­гә ни­ят­лә­гән бул­ган. Ул ва­зый­фа­сы бу­ен­ча кү­тә­ре­лер­гә ти­еш бул­ган, мар­шал зва­ни­е­се­нә аңа ни­ба­ры 2 бас­кыч кы­на ка­ла. Хез­мәт ит­кән уры­нын­да ул бер­ни­чә мәр­тә­бә шә­һәр Со­ве­ты де­пу­та­ты, җир­ле пар­тия ор­ган­на­ры җи­тәк­че­ле­ге сос­та­вы­на сай­лан­ган. “К­рас­ная звез­да” га­зе­та­сын­да­гы кү­ре­нек­ле Бө­ек Ва­тан һәм граж­дан­нар су­гы­шы хәр­би на­чаль­ник­ла­ры Ма­ли­новс­кий, Греч­ко, Баг­ра­мян, Во­ро­ши­лов, Бу­ден­ный, Ко­нев, Ро­кос­совс­кий, Ти­мо­шен­ко, Чуй­ков һәм баш­ка­лар та­ра­фын­нан им­за­лан­ган нек­ро­лог­та: “Ул үз кул ас­тын­да эш­ләү­че­ләр­не өй­рә­тү­дә һәм алар­ны тәр­би­я­ләү­дә бө­тен кө­чен, бе­ле­мен һәм бай тәҗ­ри­бә­сен бир­гән ке­ше, алар­га да­и­ми кай­гыр­ту­чан­лык күр­сәт­те һәм шу­ңа да шәх­си сос­тав­ның ти­рән мә­хәб­бә­тен һәм хөр­мә­тен ка­зан­ды”,  ди­ел­гән.

1964 ел­ның  6 ию­нен­дә аны Ле­нинг­рад­та­гы Бо­гос­ловс­кое зи­ра­ты­на җир­ли­ләр. Ике кы­зы бе­лән аның тол кал­ган ха­ты­ны да да­и­ми яшәү өчен шун­да кү­чеп ки­лә.

Ва­тан ал­дын­да­гы зур хез­мәт­лә­ре өчен Яков Фе­до­ро­вич Ре­пин Кы­зыл Байрак ор­де­ны, I дә­рә­җә Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ор­де­ны, Кы­зыл Йол­дыз ор­де­ны һәм бик күп ме­даль­ләр бе­лән бү­ләк­лән­гән.


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


“BAHAY KUBO HUGOT”


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.